Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:10
Дума телләр турындагы канунны тикшерә. Урыс телен яклаучылар белән дигән мәкаләне укыгач туган фикерләремне җибәрергә булдым.

Бу канунның проектын хәзерләүчеләр башка илләрнең тәҗрибәсен өйрәндеме икән? Минемчә, Канаданың бу өлкәдәге кануннары игътибарга лаек, аеруча Квебек провинциясе Татарстан белән бик охшашлы, илдәге урыны ягыннан караганда.

Шунысын аерып әйтер идем, Квебек провинциясендә дәүләт теле икәү түгел, берәү генә, ул да булса – француз теле. Ләкин шул ук вакытта җирле дәүләт органнары белән инглиз телендә аралашу хокуклары да каралган. Әлбәттә мәктәпләрнең күпчелегендә укыту теле – француз теле. Шулай ук университетларның да күпчелегендә укыту теле – французча.

Безнең татарларның милли горурлыклары еллар буе урыслар белән яши-яши бөтенләй нульгә төшеп бара бугай. Күпчелеге Татарстан җирендә бер татар телен генә белеп, мәктәп һәм университетларны укып бетереп, әйбәт эштә эшләүне мөмкин булырлык нәрсә дип күз алдына да китерә алмый. Ә менә Квебекта бер француз телен генә белеп тә яшәп була гомер буе, һәм каядыр ерак авылда гына түгел, университет бетереп, төрле өлкәләрдә профессионал булып.

Без, татарлар, урыс телен белмәсәң, урысча укымасаң, кеше була алмыйсың дигән уйдан арына алмыйбыз. Тамак ягын кайгыртабыз, мал артыннан куабыз, тел кебек кыйммәтләр турында уйларга урын калмый. Татар теленең мөмкинлекләрен чикле дип саныйбыз. Ә бит чынлыкта урта мәктәп программасын тулысынча татарча укый идек, димәк һичьюгы урта мәктәп күләмендәге белемне җиткерү өчен татар теле бик җитәрлек. Әгәр дәүләт күләмендә куелса, университетларда татар телендә укыту мәсьәләсен дә чишеп булыр иде һичшиксез. Милли университет дигән идеяләр матбугатта еш кына күренгәләде дә. Тик күпчелек безнең татар теленең шундый дәрәҗәгә күтәрелә алуына ышанмый шул, һәм/яки аның кирәге дә юк дип саный. Янәсе, Русиядә яшәгәч, урысча була инде барысы да.

Татар телендә укытучы мәктәпләрнең дәрәҗәсе урысча укытучылар белән бертөрле булсын өчен, аны бетергәч югары уку йортларына керү мөмкинлеге бер төрле булу кирәк дип саныйм. Ә моның өчен ул югары уку йортларына бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе буенча алу шарт, ул имтиханнарның нинди телдә бирелгән булуына карамыйча. Һәм ул имтиханнарны туган телдә бирү мөмкинлеге кануннар белән тәэмин ителергә тиеш. Бәлки ул Русия конституциясе дәрәҗәсендә үк билгеләнергә тиештер.

Татарстанда татар теле һәм урыс теле икесе дә дәүләт теле. Шулай булгач, мин ике телнең дә Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри укытылуын мантыйкка туры килә дип санар идем. Нинди дәүләт теле булсын ди ул, аны теләсәң укый, теләмәсәң укымый торган булсаң. Балалары татар теле дәресләрен алучы урыс ата-аналары ничек аңламыйлар икән соң, өстәмә тел белүнең өстенлек икәнлеген.

Мәктәпләрдәге укыту теле мәсьәләсенә аеруча тукталырга кирәк дип саныйм. Еш кына бәхәсләр урыс мәктәбендә татар теле дәресе булырга тиешме, юкмы дигән сорау тирәсендә бара. Ләкин мин укыту теле татар теле булган мәктәпләр турында күбрәк сүз алып барыр идем. Ягъни, барлык предметлар да (башка тел дәресләреннән кала, мәсәлән урыс яки инглиз теле дәресләреннән кала) татар телендә укытыла торган мәктәп ул укыту теле татарча булган мәктәп була инде. Авыл мәктәпләренең күпчелегендә укыту теле татар теле дип беләм. Ләкин Казанда мондый мәктәпләр саны бик аз бугай. Ә мин мәктәпләрдәге укыту теле җирлектә яшәүче төрле халыкларның санына пропорциональ булуын күрергә теләр идем. Әйтик, Татарстанда якынча 50 процент татарлар. Шулай булгач, мәктәпләрнең якынча яртысында укыту теле татарча булырга тиеш. Тик моның өчен безнең татар халкы балаларын татар телендә укыту өчен ашкынып торырга тиеш шул.

Нинди дә булса телдә укытучы мәктәпләр санын шул тел ана теле булган халык санына бәйләү принцибы канун дәрәҗәсендә бөтен Русия күләмендә кабул ителсә, ул Татарстаннан башка төбәкләрдә дә татар мәктәпләрен булдыруны бик җиңеләйтер иде. Шулай булса, Русиянең теләсә кайсы шәһәрендә (ә зуррак шәһәрләрнең районында), әгәр татар балалары саны мәктәп ачу өчен кирәкле билгеле бер минимумнан күбрәк булса (әйтик, кимендә 165 бала – класс саен 15 бала) – бу шул урында укыту теле татарча булган мәктәп ачу өчен җитәрлек нигез булыр иде.

Күз алдына китереп карагыз – әйтик, Төмән шәһәрендә 165 татар гаиләсе җыелышып, җирле мәгариф бүлегенә гариза тапшыралар татарча укытучы мәктәп ачуны сорап – һәм нәтиҗәдә мәктәп канун буенча ачылырга тиеш.

Менә шундый булса канун, татар теле (ул гына түгел, Русиядәге күпсанлы башка милләтләрнең телләре дә) киләсе гасырларда юкка чыкмас иде, киресенчә үсеш алыр иде, киңрәк кулланышта булыр иде. Һәм ул Русиянең демократик дәүләт буларак үсешен, бөтенлеген тәэмин итәр өчен дә билгеле бер уңай җирлек тудырыр иде. Чөнки үз телеңдә рәхәтләнеп сөйләшә ала торган, балаларыңны үз телеңдә укыта торган мәктәпләре булган илдә һәр милләт кешесе дә патриот булыр иде.

Русия дигән илдә бу мөмкинме, яисә бу утопияме?

Равил Ногманов
Эдмонтон, Канада

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG