Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хиҗап белән туган җәнҗалдан соң, Ставропольдә уртак мәктәп киеме кертелә


Ставрополь крае губернаторы Валерий Зеренков мәктәп укучылары киеменә уртак таләпләр кертә торган карарны имзалады. Мәктәп укучылары декабрь уртасыннан бер киемнән йөрергә тиеш булачак. Аны һәр уку йорты үзе билгелиячәк.

Әлеге карарның кабул ителүенә өлкәнең бер мәктәбендә җитәкченең хиҗаптан булган берничә кызны уку йортына кертмәүдән соң туган җәнҗал сәбәп булган. Әлеге җәнҗал прокуратура, губернатор һәм ил башлыгына кадәр барып җитте. Русия президенты киләчәктә мондый хәл килеп чыкмасын өчен төбәк башлыкларына бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG