Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Сазлык арасында яшәүче татарлар тормышы түбән тәгәри


Саз арасында утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар

Саз арасында утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар

Төмән өлкәсендә саз арасында утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.

Төмән өлкәсендәге сазлыклар арасында яшәүче татарлар тормышы турында фотокүргәзмә якын арада өлкә китапханәсендә ачылырга тиеш. Бу фотолар айдан артык өлкә думасы бинасында эленеп торды. Әмма депутатлар әлегә кадәр бу олы дөньядан аерылган татарларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга багышланган махсус програм булдыру турында дәшми.

Думада күргәзмәне ачкан вакытта гына түрәләр, гадәттәгечә, нәрсәләрдер эшләнүе турында хисап тотты. Дума рәисе урынбасары Андрей Артюхов: “Андагы проблемнарны беләбез, ул якларда еш булабыз, хәл итәр өчен төрле эшләр башкарабыз. Үткән ел өлкә бюджетыннан Күкрәнде һәм Лаемтамак мәктәпләрен төзекләндерү өчен 11,3 миллион сум акча бирелде. Быел электр уты булдыру өчен төрле авыллар өчен тугыз дизельле генератор сатып алынды, 2012-2014 елларга авиа элемтә өчен 18 миллион сум ярдәм планлаштырылган”, дип сөйләде.

Думадагы күргәзмә белән кызыксынучылар күп булды

Думадагы күргәзмә белән кызыксынучылар күп булды

Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, урман байлыкларын: косык (кедр) чикләвеген, саз чиясен (клюква), балык җыю урыннары булдыру кирәк. Күчмә мәдәният һәм ял үзәкләре, медицина ярдәме күрсәтүне булдыру сүздә генә калмасын иде. Сазлыклар арасындагы Күкрәнде халкы 2005 елдан бирле юл салуларын көтә. Лаемтамак һәм башка авыллар да даими электр утына мохтаҗ. Тоз һәм шикәр юклыктан да интегеп утыручылар бар. Кирәкле азык-төлекне шәхси эшмәкәрләр кибетләренә һәрвакыт китереп тә өлгерми. Эш булмаганга акчасызлар да юк түгел. Күлләрендә иркенләп балык тоту, урманнарында агач әзерләү, җиләк җыю, ауга йөрү дә проблемга әйләнде. Урман, күлләргә кемдер хуҗа булды, татарлар анда да керергә куркып тора.

Себер татарлары үзләренең проблемнары турында һәрдаим депутатларга мөрәҗәгать итеп тора. Аларга игътибар йөзеннән “Тюменская область сегодня” гәҗите журналистлары быел җәй сазлар аша йөри ала торган көчле машиналарда татар авылларына сәяхәт кылган иде. Нәтиҗәсе - күргәзмә булды, депутатлар әлегә бер-ике сүз әйтте дә бетте.

Төмән өлкәсенең саз арасындагы 11 авылы елның тугыз аен зур җирдән аерылган хәлдә тормыш итә. Колхоз-совхозлар таркалганнан соң бөтенләй утсыз, элемтәсез калган, җитәкчеләр тарафыннан онытылган алты меңләгән кеше турында (аларның күпчелек өлеше татарлар) узган гасырның 80-нче еллары ахырында гына искә төшерәләр. Шагыйрь Булат Сөләйманов 1987 елда Тобол районы газетында сазлыклар арасындагы авыр тормыш турында үтә кискен мәкалә яза. 90-нчы елларда Төмән өлкәсендәге "Дусларга сукмак" радиотапшыруы әледән-әле сазлыклар арасындагы татарлар тормышы турында язмаларны эфирга бирә, аларның проблемнарын күтәрә. Әкренләп саз арасында яшәүчеләрнең тормыш хәлен яхшырту өчен програм төзи башлыйлар. Програм нәтиҗәсендә 2003-2005 елларда беркадәр эш тә башкарыла.

Саз арасында таш гасыр хәленә төшеп бара торган татарлар ул вакытта өлкә думасы депутаты ярдәмчесе булып эшләгән Әхтәм Каюмовка да рәхмәтле. Бу програм аның тәкъдиме белән әзерләнә.

"Кайчандыр урман байлыкларын җыеп, балык тотып тапшырып, агач әзерләп илнең сәнәгатен күтәрүдә күп өлеш керткән саз арасында яшәүчеләрнең тормышына җан өрү турында гел уйлана идем. Дәүләт ярдәме турында програм төзеп, аны тормышка ашырырга мөмкинлек тугач, бу якларда яшәүчеләр белән еш очрашырга туры килде. Депутатлар һәр бирелгән акчаның нәтиҗәле файдалануын үзләре боралакларга утырып барып тикшереп торды. Ул вакытта игътибар аеруча мәгарифкә, социаль өлкәгә бирелде. Мәктәп-интернатлар төзекләндерелде, яңалары төзелде, электростанцияләр китерелде, аларга ягулык җиткерү рәткә салынды, юллар тигезләнде, кышкы юллар вакытында чистартыла башлады. Юл өзелгәндә хөкүмәт ярдәме белән очкычлар оча башлады, кайбер авылларга кышын автобуслар килде, су манаралары куелды, скважиналар казылды.

Каек көймә сазлыклар арасында яшәүчеләрнең көн күрешендә аерылгысыз әйбер

Каек көймә сазлыклар арасында яшәүчеләрнең көн күрешендә аерылгысыз әйбер

Ләкин бу гына аз иде әле. Электр утын көненә берничә сәгать кенә куллану, аның да көче аз булуы, күл, махсус казылган чокырлардан сыйфатсыз су эчү, медпункт-клуб биналарының искерүе, юлсызлык – зур җирдә яшәүчеләр өчен күптән ят иде инде. Ә саз арасындагы авылларда көн күрүчеләр өчен болар көндәлек тормыш. Төзекләндерелгән, булдырылган бина һәм башкасы вакыт үтү белән искерә, җимерелә бит. Шуңа да үзем эшләгән вакытларда бу саз арасындагы авылларда яшәүчеләргә ярдәм буенча максатчан дәүләт програмын дәвам итүне хәл итәргә тырышып тагын да бер програм төзедем, аны лаеклы ялга киткәнче ахырына җиткерергә тырыштым. Тик мин киткәч, беркемгә дә кирәкмәде ул. Шулай үтәлмәгән килеш калды. Алай да башланган кайбер эшләр шул вакыттагы тәртип буенча бара әле: кайдадыр юллар чистартыла, очкычлар йөри, электр станцияләренә ягулык китерелә. Тик андагы халыкның тормыш дәрәҗәсе әле дә бик түбән килеш кала килә.

Медицина хезмәте начар, чөнки ул якларда белгечләр, мәдәният йортлары юк диярлек, мәктәпләрдә компьютерлар җитми, аларны тулы көчкә куллану да мөмкин түгел. Суны әле дә күлдән ташыйлар. Кышын боз кисеп, аны эретеп эчәләр. Күлләр чистартылмый, үлән баскан, төп керем булган балык та елдан-ел кими. Күлләрне тәртиптә тоту максатыннан куелган хуҗалары җирле халыкны түбәнсетә, балыкны арзан бәядән ала, йә бөтенләй тотарга рөхсәт бирми", ди Каюмов. Аның сүзләренчә, бу сазлыклар арасында яшәүче татарларга махсус програм булдырып, аны тормышка ашыру өчен һәр ел саен өлкә бюджетыннан акча бүлеп торганда гына тормышлары рәткә керер иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG