Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хокук яклаучылар «Золотая портянка» бүләген булдырды


Татарстанда «Улларыбыз хакына» дигән аналардан торган хокук яклау оешмасы армия чакырылышына бәйле иң мәгънәсез гамәлләр өчен «Золотая портянка» дигән бүләк булдырдылар. Әлеге бүләккә 2011 елның 1 октябреннән 2012 елның 31 декабренә кадәр хокук бозган түрәләр, шулай ук хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм чакырылыш комиссиясе табиблары тәкъдим ителә ала.

«Безнең максатыбыз –чакырылыш вакытында түрәләрнең мәгънәсез гамәлләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү», диде оешманың вәкиле Нина Писанова «Вечерняя Казань» газетасына.

Ата-аналар һәм армиягә чакырылучылардан гаризалар 27 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк. Нәтиҗәләр 27 февральдә чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG