Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Төркия премьеры Израилне «террор дәүләте» дип атады


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайи Эрдоган Израилне «террор дәүләте» дип атады. ИТАР-ТАСС язуынча, Эрдоган бу белдерүне Истанбулдагы Евразия ислам шурасы утырышында ясаган.

Ул шулай ук көнбатыш илләренең Газзәгә карата берни белдермәүләренә канәгатьсезлеген әйтте.

«Без сөйләшүләр алып барган җитәкчеләр Израилнең саклануга хокукы барлыгын әйтә. Ләкин нәкъ алар һөҗүм итә. Моны гаделлек дип атап булмый. Исламны террор белән күзаллаучылар мөселманнарны күпләп үтерүгә күз йома һәм Газзәдәге балаларны үтерүдән башларын бора», диде Эрдоган.

Ул шулай ук БМОга ышанмавын белдерде.

«Израилгә карата йөздән артык резолюция кабул ителде, әмма бу көнгә кадәр аның берсе дә үтәлмәде», диде ул.

XS
SM
MD
LG