Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер төркем Башкортстан татарлары белдерү кабул итте


Имза куючылар арасында Заһир Хәкимов та бар
Имза куючылар арасында Заһир Хәкимов та бар
Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары һәм берлекләре республикадагы иҗтимагый-сәяси хәлнең кискенләшүенә каршы белдерү кабул итте. Аны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте шурасы рәисе Римма Утяшева, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Уфа татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җирле шурасы рәисе Равил Идрисов кайбер татар җәмәгатьчелек оешмаларның республикадагы иҗтимагый-сәяси хәлне кискенләштерү тырышлыкларына каршы уздырган киңәшмәдә имзалады.

Башинформ язуынча, белдерүдә Башкортстанда яшәүче татарларның ана телләрен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтелә. Шулай ук Уфада гына да ике татар гимназиясе булуы, татар телендә газета-журналлар чыгуы, «Нур» Уфа татар дәүләт театры эшләве ассызыклана.

Белдерүдә кайберәүләрнең иҗтимагый оешмалар исеменнән күпләрне, шул исәптән татарларны да борчымаган проблемнарны күтәрүчеләр тәнкыйтькә тотыла. Аларның бу гамәлләре үз-үзләренә игътибарны җәлеп итү өчен эшләнүе әйтелә.
XS
SM
MD
LG