Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" җитәкчесе иң кыйбатлы менеджерлар исемлегендә


"Башнефть" җитәкчесе Александр Корсик
"Башнефть" җитәкчесе Александр Корсик

“Forbes” журналының иң кыйбатлы 25 топ-менеджер исемлегендә “Башнефть” президенты Александр Корсик та бар.

2009 елдан “Система” хиссәле финанс корпорациясенең өлкән вице-президенты булган Корсик “Башнефть” җитәкчелегенә 2011 елның апрелендә килде. Берничә ел элек “Система”ның Башкортстан ягулык-энергетика комплексын йотуы һәм аны сатканнан килгән акчаларның кая китүе ачык әйтелмәү республика халкының бер өлешендә зур ризасызлык уяткан иде.

«Forbes»ның иң кыйбатлы топ-менеджерлар исемлегендә 17-нче урынны алган Александр Корсикның еллык керемнәре 5 миллион доллар белән бәяләнә.

Топ-менеджерларның керемнәре үз эченә айлык хезмәт хакын, бонус түләүләрен, табыш проценты түләүләрен, шулай ук үзләре җитәкләгән оешмаларның кече ширкәтләренең мөдирләр шурасы аша килгән керемнәрне ала.

“Forbes” журналы үткәргән әлеге тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Русиядә иң күп керемле хезмәткәрләр – дәүләт ширкәтләре җитәкчеләре.

Исемлекнең беренче бишлегендә бары тик дәүләт ширкәтләре җитәкчеләре генә. Белгечләр беренче урындагы ВТБ финанс төркеменең идарә рәисе Андрей Костинның 2011 елдагы керемнәре 30 миллион долларга җитә дип белдерсә дә, ВТБ төркеме, бу сан артык күпертелгән дип Костинның керемнәре турында мәгълүматны кире какты.

“Forbes” исемлегендә икенче урында “Газпром” башлыгы Алексей Миллер. Аның еллык кереме 25 миллион доллар, диелә. Миллер дөньядагы нефть һәм газ ширкәтләре җитәкчеләре арасында иң күп акча алучы булып чыга. Чит илләрнең нефть һәм газ ширкәтләрендә иң күп керемле җитәкче “ConocoPhillips” башлыгы Джеймс Малваның 2011 елгы кереме 15,6 миллион доллар. Малвадан соң 13,9 миллион доллар белән “Exxon Mobil” җитәкчесе Рекс Тиллерсон килә.

“Forbes” бу елның маенда “Роснефть” ширкәтен җитәкли башлаган Игорь Сечинның еллык керемнәрен дә 25 миллион доллар дип бәяли.

Дәүләт карамагындагы “Сбербанк” башлыгы Герман Греф 15 миллион доллар елык керем белән бу исемлектә дүртенче урынны алган.

Бишенче урындагы “Мәскәү Банкы” идарәсе рәисе Михаил Кузовлев шулай ук 15 миллион доллар казанган дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG