Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Әфганстаннан хәрбиләрен чыгарып бетерде


Франция НАТО көчләре арасында хәрби чараларда катнашкан үз гаскәрләрен рәсми рәвештә Әфганстаннан чыгарып бетерде. Бүген соңгы 400 солдат Каписа вилаятеннән китте. Алар анда 2003 елдан бирле булды.

Элегрәк Париж үз хәрбиләрен башка НАТО көчләреннән ике елга алдарак – быелның декабрь аена кадәр чыгарып бетерергә җыенуын белдергән иде.

Ике мең француз солдатының армия чаралары белән бәйле булмаган проектларда катнашуы өчен Әфганстанда калуы планлаштырыла. Низаг елларында Әфганстанда 88 француз солдаты һәлак булды.
XS
SM
MD
LG