Accessibility links

Фәүзия Бәйрәмовага чыгарылган карарны мәхкәмә үз көчендә калдырган


Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага элегрәк чыгарылган мәхкәмә карарын Вахитов районы мәхкәмәсе үз көчендә калдырган. Төрмәләргә утыртылган мөселманнарны яклап 2 август көнне Казанда матбугат очрашуында катнашканы өчен Бәйрәмова һәм аның тарафдарларын 20шәр мең сум штрафка тартканнар иде.

Гаепләнүчеләрнең адвокаты Тәүфыйк Василов бу мәхкәмә карарын югары инстанциягә шикаять кылды, әмма Вахитов район мәхкәмәсе татулаштыру мәхкәмәсенең карарын үз көчендә калдырган.

Василов бу карарны Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG