Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мари Илендә балалар бакчалары урынына чиркәүләр төзелә"


Мари халкының бизәк үрнәге
Мари халкының бизәк үрнәге

Тормышны яхшырту һәм түрәләрнең башбаштаклыгына каршы чыгучылар экстремизмда гаепләнә. Мари милли хәрәкәте символы свастикага охшатыла.

Мариларның “Вичонар” милли хәрәкәте җитәкчесе Андрей Свистунов сишәмбе көнне Йошкар-Ола эчке эшләр бүлегендә милли тамганың кайдан алынганын һәм ни өчен аның нациларның свастикасы белән бер уртаклыгы да булмаганын аңлатырга мәҗбүр булды.

Мари телен һәм динен саклауны максат итеп куйган бу хәрәкәт күптән түгел генә оештырылган. Аның эшчәнлегенә шик белдерү бу хәрәкәткә керүчеләрнең сәяси эшчәнлек тә алып баруы булгандыр, мөгаен.

"Бүгенге очрашу киеренке, әмма тәртипле узды. Мин анда "Человек и Закон" хокук яклау оешмасыннан адвокат белән бардым. Юкса мин көн саен өемә килерләр, чишенгән килеш алып китәрләр дә? кыйнап ташларлар дигән курку белән яшим", дип сөйләде тикшерүчеләр яныннан чыккач та Свистунов.

Йошкар-Олада узган елның 10 декабрендә оештырылып “10 декабрь” исемен алган хәрәкәтнең таләпләре гади: демократик сайлаулар, сигез сәгатьлек эш көне, сәгатенә 125 сумнан да ким булмаган эш хакы. Узган елдан бирле үз эченә 120ләп әгъзаны кабул иткән хәрәкәттә бүгенге көндә 20 кеше дә калмагандыр, дип сөйләде Азатлыкка марилар башлыгы, бу яңа хәрәкәтнең координаторы Андрей Свистунов.

9 ноябрьдә хәрәкәтнең өч актив вәкиленең Йошкар-Оланың төрле урыннарында тотып алып машиналарга утыртып, күпмедер юл узгач машиналарны алыштырып Тикшерү комитетына китерәләр. Өч бала атасы Андрей Свистуновны бер малаен балалар бакчасыннан алырга дип барганда алып китәләр. Бакча мөдиренә шалтыратып, “әтисе килмәячәк, әнисенә шалтыратыгыз”, дип әйтәләр.

“Нәтиҗәдә? бакча мөдире куркуда, хатын борчыла, үзем дә курыктым”, дип сөйләде Азатлыкка Свистунов.

Комитетта аңа гаепләү белдерелми, бары тик төрле урам җыеннарында әйткән сүзләре исенә төшерелә.

Йошкар-Олада Флоренция идарәчесенә һәйкәл
Йошкар-Олада Флоренция идарәчесенә һәйкәл
“Рәсмиләр рөхсәте белән узган урам җыеннарында без халыкның игътибарын Мари Илендәге социаль гаделсезлеккә юнәлтергә тырышабыз. Безнең чиркәү өстенә чиркәү төзелә, балалар бакчалары җитми. Коммуналь хезмәтләргә дөнья кадәр акча түлибез, торбалар иске, көн саен диярлек тишелә. Ул акчалар кая китә?” ди Свистунов.

Үзенең урта дәрәҗә төзелеш кәсебе булган Свистунов фатирларга бәяләрнең артык “күпертелгән” булуын да әйтә.

“Йошкар-Олада торакның 1 м2 40 мең сум тора. Мин төзелештә эшләгәч нәрсәнең күпме торганын яхшы беләм. Үзем башлаган төзелештә фатирларны метрын 16 меңгә сатарга җыенган идем. Федераль инспектор мине сәясәткә каршы чыгасың дип куып чыгарды. Яшьләр фатир ала алмый монда. Китә алганы Татарстан һәм Чуашстанга китә”, ди Свистунов.

Сул фронтка кергән бу хәрәкәт халык игътибарын шулай ук рәсмиләрнең Мари Иленә “кирәксез” һәйкәлләргә акча тотуын да тәнкыйтьли. Күптән түгел генә башкалада итальян патшасы Лоренцо де Медичига, Грейс Келли һәм Монако шаһзадәсенә һәйкәлләр куелды.

Мари Иле белән Европаны якынайтуга багышланган 'Грейс Келли һәм Монако шаһзадәсе' ЗАГС каршында куелган
Мари Иле белән Европаны якынайтуга багышланган 'Грейс Келли һәм Монако шаһзадәсе' ЗАГС каршында куелган
“Мин үз чыгышларымда “бер һәйкәл – бер инвалид бала” дип әйтәм. Түрәләр андый беркемгә дә кирәк булмаган һәйкәлгә акча таба икән – шуның өчен бер инвалид баланы дәваларга акча тапсын”, ди Свистунов.

Шулай ук урам чыгышларында Чечнядагы вазгыять турында сораулар биргәне өчен террорга чакыруда гаепләргә мөмкиннәр, ди ул үзе.

Хәрәкәтнең икенче бер актив әгъзасы Павел Толмачевка исә халыкны Конституция тәртибен бозарга чакыруда гаеп “тагалар”. 9 ноябрь тоткарланган өченче кеше - 18 яше дә тулмаган Иван Мосунов турында башка беркем дә ишетмәгән.

“Ул исән-саудыр дип уйлыйм. Ничек кенә булса да канлы террор дәүләте түгел бит әле без. Ике тапкыр безнең очрашуларга килгәч, мин аңа – бар, кайт, йөрмә монда, син яшь әле дигән идем. Күрәсең, аны каты куркытканнар, өйдә утырадыр”, диде Андрей.

“Безнең 500 кешелек авылда бер елда спирт белән агуланып биш кеше үлде. Литры 15 сумлык ул спиртны тыю өчен бер түрәнең бер имзасы җитә, ләкин аны тыймыйлар. Фин-угыр халкы эчәргә ярата, эчүгә сабыша диләр. Мин менә үзем эчмим, бу күренешкә йөрәгем әрни. Шул ук авылда соңгы елларда дистәләп авыру бала туды шуның аркасында. Тагын бер буыннан мари милләте калмаячак”, дип сөйләде милли хәрәкәт юлбашчысы.
XS
SM
MD
LG