Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Болгар цивилизациясенә багышланган китап тәкъдим ителде


Бүген Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды химаячеләр шурасы утырышында «Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» атласы тәкъдим ителде. Әлеге китап Татарстанның Мәрҗәни исемендәге тарих иснтитуты һәм фонд тарафыннан чыгарылган. Аның эшендә Русия, Болгарстан, Украина, Казакъстан һәм Маҗарстан фәнни үзәкләре катнашкан.

Болгар цивилизациясе тарихын үз эченә алган әлеге хезмәт инде быелның 22 октябрендә Болгарстанның Варна шәһәрендә узган IV Халыкара болгар форумында тәкдим ителгән иде.
XS
SM
MD
LG