Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Бизнес молодость” эшкуарлык серләренә өйрәтә


Казанда “Бизнес молодость” эшкуарлык серләренә өйрәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:28 0:00

Казанда “Бизнес молодость” эшкуарлык серләренә өйрәтә

Ноябрьдә “Бизнес молодость” федераль проектының Казан бүлеге эшмәкәрләр өчен ике айлык махсус укулар башлады.

Бу чараны оештыручыларның берсе Нияз Мортазин сүзләренчә, үз бизнесын булдырырга теләүчеләр елдан-ел арта. Аларның барысын да күп акча эшләү теләге берләштерә.

Татарстанда инде “Бизнес молодость” проектын шактый яшьләр белә, алар бер-беренә мәгълүматны социаль челтәрләрдә бик тиз тарата. Үз төркемнәре бар. Октябрь азагында “Беренче канал"да чыгучы “Пусть говорят” тапшыруында “Бизнес молодость”ны оештыручыларның берсе – 24 яшьлек эшмәкәр Петр Осиповның катнашуы да әлеге проектка игътибарны арттырган. Моны “Вконтакте” битендәге эшкуарлык белән кызыксынучы егетләр дә әйтте.

Петр Осипов белән Михаил Дашкиев бер ел элек Татарстанда булып, махсус тренинглар үткәреп киткән иде. Хәзер алар интернет аша яшь эшкуарларны өйрәтәләр, йөзләгән шәһәр белән Казан да Мәскәүдән барган тренингларга кушыла. Ике ай уку 20 мең сум, һәрхәлдә, оештыручылар акча ягын сөйләргә яратмый. 21 яшьлек Нияз Мортазин да “Бизнес молодость”ны бары тик уңай яктан гына сурәтләде.
XS
SM
MD
LG