Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Русиядә мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы пикет узды


Акмәчеттә “Хизб ут-Тәхрир” фиркасе тарафдарлары Русия генераль консуллыгы каршында пикет уздырды. Аны “Давет” мөселман җәмгыяте оештырды. Чарада Русиядә “Хизб ут-Тәхрир”чыларны тоткарлауга протест белдереп 50гә якын кеше катнашты.

Алар кулларында “Путин-Сталин - тираннар”, “Русия хөкүмәте син “Хизб ут-Тәхрир”ны дәгъваттан туктата алмыйсың” дигән шигарьләр тоткан иде. Пикетта катнашучылар Русия хөкүмәтенә мөселманнарны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Русия баш консулына хат тапшырмакчы булган, әмма хокук саклаучылар аны почта аша җибәрергә кушкан.

Полиция чараның хакимият тарафыннан рөхсәт ителгәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG