Accessibility links

Тель-Авивтагы шартлау өчен җаваплылыкны Хәмәс үз өстенә алды


Тель-Авив үзәгендә шартлатылган автобус
Тель-Авив үзәгендә шартлатылган автобус
Тель-Авив үзәгендә автобус шартлатудагы җаваплылыкны Фәләстиннең Хәмәс хәрәкәте үз өстенә алды. Алар бу белдерүне Газзә сызыгы массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратты.

"Джерузалем пост" Израил интернет сәхифәсе үз чиратында Хәмәс вәкиле Сами Әбу Зухриның сүзләрен китерде.

“Хәмәс Тель-Авивтагы шартлауны хуплый һәм аны Газзәдәге Израил җинаятьләре өчен җавап дип саный. Дөнья җәмәгатьчелеге Израил агрессиясенә каршы торуы өчен берни кылмаганда Фәләстин төркемнәре үз халкын яклау өчен барлык чараларны да күрәчәк”, диелә анда.

Израил полициясе хәбәр итүенчә, автобус шартлауда ким дигәндә 17 кеше җәрәхәтләр алган, өч кеше авыр хәлдә.

Шаһитләр автобуска бер кеше кереп ниндидер әйбер калдырды һәм качты дип белдерде.

Шартлау Ихилов хастаханәсе янында була. Үлүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG