Accessibility links

“Агора” “чит ил агентлары” турындагы канунны аңлатуны таләп итә


“Агора” хокук яклау ассоциациясе Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсенә Русия юстиция министрлыгын шикаять итте. Оешманың җитәкчесе казанлы Павел Чиков белдерүенчә, министрлык хөкүмәттән тыш оешмаларны “чит ил агентлары” дип танучы канунның нечкәлекләрен аңлатырга теләми. Оешма инде аны сорап министрлыкка мөрәҗәгать иткән булган, әмма анда бернәрсәне дә аңлатырга тиеш түгеллекләрен әйткәннәр.

Билгеле булганча, бүген Русиядә чит илдән акчалата ярдәм алган хөкүмәттән тыш оешмаларны "чит ил агентлары" дип атаучы канун үз көченә керде. Күп кенә танылган оешмалар бу канунның таләпләрен үтәмәячәген әйтә.
XS
SM
MD
LG