Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил белән Хәмәс солых турында килеште


Чәршәмбедә Тел-Авивта автобус шартлатылды. Израил белән Фәләстин ягы арасында солых урнаштыруга күпләр инде ышанмаган иде.

Тель-Авив үзәгендәге автобус шартлатуда 20ләп кеше яраланды. Бер кешенең хәле авыр булып кала. Җәрәхәт алучыларның күп санда булмавы автобуста кешенең аз булуы белән аңлатыла.

Шартлаткыч читтән идарә ителә торган җиһаз ярдәмендә гамәлгә китерелгән. Шаһитләр автобуска бер кешенең кереп нәрсәдер куюын, ә аннары тиз генә чыгып качуын әйтә.

Израил премьер-министры Бенамин Нетаньяху моны террор гамәле дип атады. Шартлау өчен җаваплылыкны Фәләстиннең Хәмәс хәрәкәте үз өстенә алды. Алар бу белдерүне Газзә сызыгы массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратты.

"Джерузалем пост" Израил интернет сәхифәсе үз чиратында Хәмәс вәкиле Сами Әбу Зухриның сүзләрен китерде.

“Хәмәс Тель-Авивтагы шартлауны хуплый һәм аны Израилнең Газзәдәге җинаятьләре өчен җавабы дип саный. Дөнья җәмәгатьчелеге Израил агрессиясенә каршы торуы өчен берни кылмаганда, Фәләстин төркемнәре үз халкын яклау өчен барлык чараларны да күрәчәк”, диелә анда.

Тель-Авивта автобус шартлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Көнбатыш илләре бу терактны тәнкыйтьләп чыкты.

АКШ җитәкчелегенең белдерүендә Израил иминлеге яклы булуын һәм аның халкына теләктәшлек белдерүе ассызыклана.

«Без үзебезнең Израил беректәшләребезне яклаячакбыз. Бу терактны кылучылар мәхкәмә каршына бассын өчен АКШ аларга бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер», диелә Ак йорт документында.

Анда шулай ук Вашингтонның иминлекне тәэмин итүдә Израилгә ярдәмгә әзерлеге әйтелә.

Германия канцлеры Ангела Меркель Израилнең Газзә сызыгында Хәмәс радикаль төркеменә каршы хәрби көч куллануны дөрес дип санавын белдерде. Аның фикеренчә, Израил җитәкчелегенең үз халкын якларга хокукы да бар. Шул ук вакытта Берлин ике тараф арасында солых урнаштыру өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләвен әйтте.

Тель-Авивтагы терактны тәнкыйтьләп Русия һәм Франция дә рәсми белдерүләр белән чыкты.

Шул ук вакытта Иранның рухи җитәкчесе Аятолла Али Хаменеи Газзә сызыгында яшәүче фәләстинлеләрне яклау өчен ислам илләрен гамәл кылырга чакырды. 19 ноябрь көнне Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайи Эрдоган көнбатыш илләренең Газзәгә карата бернинди белдерүләр ясамавына канәгатьсезлеген әйткән иде. Ул Израилне "террор дәүләте" дип атады.

Израил белән Газзә сызыгы арасында бер атна барган низагта 130дан артык фәләстинле һәлак булды, ә Израилдә биш кеше, шул исәптән бер хәрби үлде.

Әле генә алынган мәгълүматларга караганда, Израил һәм Хәмәс солых турында килешкән. Бу хакта Каһирәдә рәсми рәвештә Мисыр тышкы эшләр министры белдергән. Мисыр ике тараф арасында арадашчы вазифасын башкарды.

Reuters язуынча, солых карары Казан вакыты белән кичке унбердә үз көченә керә. Журналистлар белдерүенчә, солых урнаштыруда Каһирәгә килгән һәм президент Мөхәммәт Мурси белән очрашкан АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон ярдәм иткән.

Солых турындагы мәгълүматны Израилдә дә хупладылар.



XS
SM
MD
LG