Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре уртак утырыш үткәреп өч татар оешмасы җитәкчесенең белдерүен кире какты, шулай ук, медиамагнат Альберт Мөхәммәтьяров белән очрашты.

19 ноябрь Башкортстан мәгълүмат агентлыгы өч татар оешмасы җитәкчеләренең уртак белдерүен ирештергән иде. Ул оешма җитәкчеләре, атап әйткәндә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәвил Идрисовлар "Башкортстанда яшәүче татарларның ихтыяҗлары тулысынча үтәлә, Уфада гына да ике татар гимназиясе бар, татарча гәзит-журналлар чыгарыла, Уфа “Нур” татар дәүләт театры эшли" дип, аерым кешеләрнең татар җәмәгатьчелек оешмалары исеменнән чыгышлары актуаль түгеллеген белдергән иделәр. Имеш, күпчелек татарлар өчен актуаль булмаган мәсьәләләрне күтәрүчеләр иҗтимагый-сәяси вазгыятьне киеренкеләндерергә тырыша, үзләрен уңышсыз рекламалау белән шөгыльләнә.

Татар оешмалары вәкилләренең уртак утырышында әлеге белдерү белән чыгучы оешма җитәкчеләре катнашмаса да, ул оешмаларның башкарма комитетлары, шура вәкилләре бар иде. Алар җитәкчеләренең үз карашларын гына белдерүләрен, әлеге фикерләрнең оешмаларның фикере булмаувын билгеләделәр һәм каршы мөрәҗәгать кабул иттеләр. Анда әйтелгәнчә, татар ихтыяҗлары һич кенә дә канәгатьләндерелми: “Әгәр Башкортстанда халыклар тигез яшәсә, 100 мең башкорт яшәгән Уфада дистәдән артык гимназия һәм лицейлар булып (республикада алар йөзгә якын), ә 300 мең татар яшәгән башкалада ике генә татар гимназиясе булмас иде. Әле алары да гимназия статусына туры килми”.

Әлеге өчлекнең белдерүе нәкъ 19 ноябрь таратылуы да юкка түгел булса кирәк. Чөнки 17 ноябрь Уфада сүз иреген яклап узган каршылык чарасында татар мәктәпләре ябылуы, татарча телетапшырулар булмау, Татарстан -Яңа гасыр Планета каналы күрсәтелмәүгә ризасызлык белдерелгән иде. Икенче көнне - 18 ноябрь узган пикетта татар мәгарифе язмышына битараф булмаганнар җыелды. Шушы каршылык чараларыннан соң өч оешма җитәкчесенең уртак белдерүендә татар ихтыяҗлары, шул исәптән телне өйрәнү ихтыяҗы да үтәлүе әйтелгән иде.

“Өчлек”кә каршы кабул ителгән мөрәҗәгатьтә Башкортстан телевидениесендә татар редакциясе ачарга теләмәүләре, Татарстан телевидениесен күрсәтүгә каршылыклары хакимиятнең татар проблемнарын чишәргә теләмәүләре, тигезлек яклы булмаулары дип бәяләнә. Мөрәҗәгать бу “өчлек”нең белдерүен Башкортстан президенты аппаратында татарга каршыларның иҗат җимеше һәм республика президентының позициясе моннан аерыладыр дигән теләк белдерелгән.

Мөхәммәтьяров белән очрашу

Икенче көн тәртибе буенча медиамагнат Альберт Мөхәммәтьяров белән очрашу узды. Анда ул сүз иреген яклап узган каршылык чарасындагы татар оешмалары берлеге рәисе Рәмил Бигновның чыгышына ризасызлык белдерде. Исегезгә төшерәбез, Альберт Мөхәммәтьяров сатып алган телеешлыкта Татарстан-Яңа гасыр Планета каналын бушлай күрсәтү эшләрен башлаган иде. Ләкин хакимият моңа рөхсәт итмәгән. Рәмил Бигнов, Альберт Мөхәммәдьяровның хакимияткә оппозициядә булуы сәбәпле, ул каналны татарларга бушлай бирсә, без уртак тырышлык белән аңа рөхсәт алырга тырышыр идек, дип чыгыш ясаган иде.

Альберт Мөхәммәтьяров

Альберт Мөхәммәтьяров

Альберт Мөхәммәтьяров: “Бу фатирыңны бүләк ит, мин аны төзекләндерермен, коммуналь бәяләрне түләрмен дигән кебек килеп чыга. Ул вакытта Бигнов үзенең Белорет металлургия комбинатын Русия халык идәрәсе фиркасенә бүләк итсен”, диде. Каналны бүләк итүгә килгәндә, ул дүрт катлы бина, йөздән артык хезмәткәр, җиһазлар, журналистлар булуын әйтте. Аның сүзләренчә, әле заманча студия төзү бара. Бу үзе генә дә егерме миллион сумнан артык торачак.

Альберт Мөхәммәтьяров Рен ТВ Уфа каналының рөхсәтен озайтмауны, "Татарстан-Яңа гасыр" планета каналын күрсәтүне тыюны хакимиятнең, республика президентының ачыклык һәм дөрес сүздән куркуы дип бәяләвен әйтте:

“Хәмитов мине дошман күрә, чөнки минем теле һәм радиоканалларым, гәзитләрем бар. Мин башкала шурасына сайлауларда катнаштым, командам һәм тәҗрибәм бар. Ул минем республика парламентына сайлауларда катнашуымны теләми. Ул минем халыкка дөрес сүзне җиткерүемне теләми”.

Очрашуда Альберт Мөхәммәтьяров үзе җитәкләгән Русия халык идарәсе фиркасе турында да фикерләрен белдерде. Медиамагнат, татарлар фиркане якласа, фирка татарлар мәнфәгатенә эшләячәк, дип ышандырды. Үзенең фиркане теркәтү өчен 22 ноябрь Русиянең Юстиция министрлыгына барачагын, инде Рөстәм Хәмитовның анда булып, теркәтүгә каршы эшләр алып баруын, фирка тәкъдим итсә, Башкортстан президенты сайлауларына да чыгачагын әйтте.

Ул шулай ук “Халык ихтыяры” исемле гәзит чыгара башлавын ирештерде. Әлеге гәзит Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда Рәмил Бигнов тарафыннан чыгарыла иде. Медиамагнат аның беренче санын нәшер итте. Ул гәзитне таратырга, татар авылларында ябылган мәктәпләрне кабат ачу өчен агиттөркемнәр оештырырга чакырды. Аны финансларга ышандырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG