Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:27

Депутатлар керемен тикшерүче комиссия тәкъдим ителде


Бүген Татарстан Дәүләт шурасы упрезидиумы утырышында депутатлар кереме, милке турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен махсус комиссиянең исемлеге тәкъдим ителде. Комиссияне депутат Фәйрүзә Мостафинага җитәкләү тәкъдим ителгән.

Комиссия барлык 100 депутатның мәгълүматын тикшерәчәк.

Билгеле булганча Татарстан Дәүләт Шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар кереме, милке турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен махсус комиссия булдыру турында килешенгән иде.

Комитет башлыгы Валентина Липужина хәбәр итүенчә, элегрәк депутатлар үз керемнәре һәм милке турындагы мәгълүматны президентка тапшыра иде. Әгәр 29 ноябрьдә утырышта Дәүләт шурасы бу карарны хупласа, депутатлар керемен җиде кешедән торачак комиссия тикшерәчәк. Комиссия депутатлар белән сөйләшүләр уздырачак, шулай ук сорау туса хакимият органнарына мөрәҗәгать итә алачак

XS
SM
MD
LG