Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия колониясендә Төньяк Кавказ тоткыннары ачлык игълан иткән


Мордовия колониясендәге күбесе Төньяк Кавказ ягыннан булучы 30га якын тоткын ачлык игълан иткән. Алар үзләрен кыйнауларны туктатуны таләп итә. Шулай ук ачлык игълан итүчеләр мөселманнарны эзәрлекләү, Коръәннәрне һәм намазлыкларны тартып алуларын әйтә. Бу хакта бер тоткынның туганы хәбәр иткән.

Ике тоткын колония хезмәткәрләре кыйнавына каршылык белдереп үзләренең кан тамырларын ачкан.

Колония җитәкчелеге бернидән куркмавын һәм хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итү файдасыз булуын әйтә. Шуңа да карамастан алар Мордовиягә бәйсез тикшерүчеләр җибәрүне таләп итеп хокук яклаучы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG