Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльнең аерым сайтларны финанслау тәкъдиме шик уята


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин яңа төзеләчәк иҗтимагый әһәмияткә ия сәхифәләрне сайлап алып аларны финанслаучы фонд булдырырга тәкъдим итте. Татар интернет белгечләре бу сәхифәләрнең гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртачагына шик белдерә. "Демократияне авызлыклауга чираттагы адым", дип бәяләүчеләр дә бар.

Путин сүзләренчә, бу фонд иҗтимагый әһәмияткә ия булган проблемнарны чишүдә катнашкан интернет сәхифәләргә акча биреп торачак һәм алар алдан сайлап алыначак. Президент шулай ук бу фондка акча табуда үзенең ярдәм итәчәген дә әйтә.

Matbugat.ru сәхифәсенең нәшире Данил Сәфәров, бу хәл сүз ирегенә зыян китерергә мөмкин, дип белдерә.

"Иҗтимагый диюгә үк минем күз алдына иҗтимагый телевидение килеп басты. Аның турында да сүзләр бик күп, әмма шул ук вакытта дәүләт каналарыннан иҗтимагый телевидение ясарга беркем дә комачауламый. Нигә шуларны үзгәртмиләр? Яңа велосипед та уйлап табасы юк. Бу сайтлар белән дә шулай ук эшләргә була дип уйлыйм мин. Кызганыч, Русиядә бер төрле сөйләнә, әмма икенче төрле эшләнә.

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров
Бу сәхифәләр контрольдә булса һәм финанс яктан кызыксындырылса сүз ирегенә зыян килергә мөмкин. Мондый контрольдәге сайтлар булу нормаль күренеш түгел ул, әмма Русия өчен гадәти модель. Интернет сайтлар матбугат чаралары кебек үк шундый бер тармак һәм хәзер башка матбугатта нәрсә күзәтелә, интернетта да шулар күзәтелә дип уйлыйм мин.

Минемчә, дәүләткә инде аякка баскан һәм яхшы гына эшләп килгән сайтларга игътибар бирергә кирәк. Бүген бик күп сәхифәләр иҗтимагый әһәмияткә ия булган, кирәкле эш башкара. Алар дәүләтнеке түгел, әмма дәүләт аларны еш кына күрмәмешкә салыша. Без үзебез төрле сайтлар ясыйбыз, яңа проектлар эшләтеп җибәрәбез, әмма моның өчен дәүләттән акча алмыйбыз. Төрле проектлар ачкач төрле оешмаларга пресс-релизлар җибәрәбез. Бер заман безгә бер информагентлыктан бер хәбәрче шалтыратты. "Бик шәп проект башлагансыз, сезне котлыйбыз! Әйдәгез, шәп итеп языйк әле!", дип бөтен нәрсәне сораштыргач һәм безнең дәүләт сайты булмаганны белгәч, шалт итеп телефон трубкасын куйдылар. Аларга безнең эш бик кызыклы булса да, дәүләтнеке булмагач, безгә хәер-фатиха юк, безне күрмәмешкә салышалар. Бүген түрәләрдән, дәүләт оешмаларыннан менә шундый караш. Ул интернетка гына кагылмый. Ул бөтен тармакларга да үтеп керде. Дәүләтнеке булмыйсың икән, сине күрмәмешкә салышалар.

Шул ук вакытта дәүләт миллионнар, миллиардлар түгеп үз проектларын эшләп ятарга мөмкин. Бу интернет өлкәсендә дә шулай ук. Дәүләт акчасына ясалучы интернет сәхифәләргә килгәндә, анда сүз миллионнар турында бара, әмма ул барып чыкмаска да мөмкин әле.

Бу иҗтимагый әһәмияткә ия сәхифәләр булдырырга теләү, иҗтимагый телевидение кебек үк бер адым. Иҗтимагый телевидение юк. Бүгенге шартларда ул җәмгыять теләгән формада була алмаячак та. Сәхифәләр булдыру да шул хәлгә ошап тора", диде Сәфәров.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
Belem.ru интернет порталы җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, моңа кадәр тәнкыйть белдереп килгән сайтлар юкка чыгарга мөмкин.

"Бу иҗтимагый әһәмияткә сәхифәләрнең булуы яхшы, әмма күп әйбер аның ничек эшләвеннән торачак. Президент контролендәге фонд аша финансланучы бу сәхифәләрнең тарафсыз фикер белдерүе шик тудыра.

Русиядә тәнкыйть белдерә ала торган иҗтимагый әһәмияткә ия сайтлар болай да җитәрлек. Хәзер кешеләргә булыша торган, җәмгыятькә булыша торган, тискәре күренешләрне кискен тәнкыйтьләүче, мисал өчен Neterpi.ru кебек, сәхифәләр бар. Мондый яңа сәхифәләр булдырылып тәнкыйть юкка чыгарылыр, демократия буылыр дип куркам", диде Гатауллин.

"Безнең гәҗит" басмасының нәшире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, Кремль инде интернетны да үз кулына алырга җыена.

"Бүген Русиядә радио-телевидение хакимият кулында, аның җырын гына җырлый. Кайбер газетларны һәм радиоларны санамаганда, тулы күләмдә демократия бар дип әйтә алмыйм. Аларын да, бәлки, бездә менә мондые да бар дигән өчен генә тота торганнардыр.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
Әле моңа кадәр интернетта ирек иде. Ул бүгенгә кадәр ирекле мәгълүмат чыганагы булды. Минем уйлавымча, бу гамәл артында интернетны кулга төшерү ятарга мөмкин. Ошамаганнарны кысрыклап чыгарырга, бары тик хакимият теләгәннәрне генә калдырырга теләмиләр микән, дигән фикер туды.

Балалар мәнфәгатен кайгыртучы интернет сәхифәләр, матбугат хөкүмәт аша финансланырга тиеш дип уйлыйм мин. Хөкүмәттән ярдәм дигәндә дә, ул хөкүмәт тә шушы ук халык акчасына яши бит. Ул хөкүмәт акчасы түгел, халык акчасы бит ул. Хөкүмәт әһелләре дә безнең хезмәтчеләр булырга тиеш. Кызганыч, әмма бездә киресенчә.

Русиядә ниндидер финанс агымнары бары тик хөкүмәт җырын гына җырлаучыларга, демократияне авызлыклаучыларга, түрәләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга гына бирелә. Бу сәхифәләргә килгәндә дә шулай булырга мөмкин", ди Фәйзрахманов.
XS
SM
MD
LG