Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:23

Әнкарада Әхмәт Тимер тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни җыен үтәчәк


Шимбә 24 ноябрь көнне Әнкараның Төрки мәдәниятләрнең тикшеренү институтында татар галиме Әхмәт Тимер тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли җыен үтәчәк.

Конференциядә институт башлыгы профессор Дурсун Йылдырымның чыгышы көтелә. Галимнең туганы Баһшәеш Тимер Фуратоглу, Әхмәт Тимернең Германиядәге эшчәнлеге турында Өмәр Өзҗан, галимә Роза Корбан чыгышлары булачак.

Әнкарада эшләүче журналист Сәгыйть Хәйри Әхмәт Тимергә багышланган кыска фильмны күрсәтәчәк.

Татарстанда туып-үскән Әхмәт Тимер 1929 елда Русиядән чыгып качарга мәҗбүр була. Мөһаҗирлектә ул зур уңышларга ирешә, ләкин аңа бер тапкыр да яңадан туган туфрагына аяк басарга насыйп булмый.

Әхмәт Тимер 1912 елда Бөгелмәнең Әлмәт авылында дөньяга килә. 2003 елда 90 яшендә ул вафат була. Профессорның тормышы, язган әсәрләре, фәнни хезмәтләре тикшерелде дип әйтеп булмый. Аның “Ватаным Төркия” дип исемләнгән китабы узган ел Төркиядә дөнья күрде.

XS
SM
MD
LG