Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Төрки дөньяны таныту өчен күп эшләр башкаручыны профессор Надир Дәүләт “зур бер хыял иясе иде” дип искә ала.

Истанбулда төрки дөньяга яхшы таныш Туран Язган вафат булды.

Үзенең 1980 еллар азагында корган Төрки дөнья тикшеренүләре вакыфы (Türk Dünyası Araştırmaları Vakfı) аша ул үз тирәсендә төрки дөньяның язучыларын, шагыйрьләрен, зыялыларын җыйды. Кайберләре аның ярдәмендә үз китапларын чыгарды. Яшьләрне ул үз вакыфына чакырып укытты, Төркиянең югары уку йортларына керергә ярдәм итте. 1990 еллар башында Татарстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан һәм Кыргызстаннан килгән яшьләр барысы да диярлек аның тирәсенә җыела иде. Туран Язган турында Истанбулдан профессор Надир Дәүләт белән сөйләшәбез.

Надир Дәүләт

Надир Дәүләт

– Туран Язган төзегән вакыф эшчәнлегенең иң чәчәк аткан чагы 1990 еллар башына туры килде. Икътисадчы буларак бу эшне ул яхшы оештырды. Хөкүмәт һәм хосусый чыганаклардан акчалар тапты, төрки дөньядан зыялыларны, студентларны җыеп кунак итте, укытты, вакыфында яшәтте. Төрки илләрдә мәктәпләр дә ачарга йөри иде, әмма алар барып чыкмады, чөнки ул анда белем бары тик төрек телендә бирелсен дип теләде. Билгеле, ата-аналар инглизчә укыткан төрек мәктәпләрен сайлады. (А.К. – Бу мәктәпләр дә соңрак Татарстан һәм Башкортстанда ябылды).

Шулай бер дистә еллап эшләгәннән соң, Төркиядә хакимияткә Ак Партия килгәч аның бу эшчәнлеген якламый башлады, хөкүмәттән матди ярдәм туктатылды. Акчалар кимегәч ул кайбер илләрдә “килбәтсез кешегә” (Персона нон грата) әйләнде. Әмма соңгы көннәргә кадәр ул бу эшчәнлеген дәвам итте.

Туран Язган чынбарлык белән килешми торган бер хыялый иде. Аның хыялындагы төркиләр берлеге чынбарлыкта юк. Төркиләр бер-берсе белән талашып яталар, мәнфәгатьләре капма-каршы. Хыялы матур, әмма чынбарлыкка туры килми. Табигый, төркиләр укмашып, сәяси, экономик, мәдәни яктан аралашып, ярдәмләшеп торсалар бик яхшы булыр иде. Әмма бу юк, бу бер гаиләдәге балалар арасында да сирәк була торган хәл.

Туран Язган белән очрашулар вакытында аның үзенең һәм тирә-яктагы кешеләрнең “без бер милләт, телебез бер” дигән сүзләре яшьләрдә ризасызлык уята иде. Казаннан килүчеләр үзләренең “татар төрке” дип аталуын теләмәде...

– Мин соңгы елларда аның белән аралашмадым. Каршылыклар да булды. Ул икътисадчы булса да, сәясәткә дә, мәдәнияткә дә тыкшынырга ярата иде. Мисал өчен, татар әлифбасы латинга күчкәндә без яңа төрек әлифбасына тагын биш татар хәрефе өстәргә кирәк булуын аңлаттык. Ул, юк, кирәге юк, төрекчәне куллансыннар диде. Ул тел белгече дә, язучы да түгел. Әлбәттә, “казакъ төрке, кыргыз төрке, татар төрке” дигәнне күпләр кабул итә алмый. Соңгы елларда, белүемчә, аны моның өчен Үзбәкстанда яратмый башладылар. Без тугандаш халыклар, әмма бер милләт түгел. Ләкин аның тирәсендәге кешеләр бу мәсьәләдә каты торды. Зур хыялый иде, урыны җәннәттә булсын.

Туран Язган җеназасы шимбә көнне Истанбулның Фатиһ мәчетендә укылачак. Шул ук көнне Истанбулның шул ук бистәсендә урнашкан Төрки дөнья тикшеренүләре вакыфында Туран Язганга багышланган матәм җыены үтәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG