Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил автобуста бомба шартлатучыны тотуын белдерә


Шартлатылган автобус
Шартлатылган автобус
Изриал Тель-Авив автобусында бомба шартлатуда шикләнелүче кешене кулга алуын белдерә.

Чәршәмбе көнне Израил белән Газзә сызыгы арасында атышлар барган вакытта автобустагы шартлаудан кимендә 27 кеше яраланган иде.

Рәсмиләр кулга алынган кеше – Израильнең Тайби шәһәрендә яшәүче, Израил ватандашлыгына ия бер гарәп дип белдерә. Рәсмиләр әйтүенчә, ул Хәмәс һәм Исламчы җиһад төркемнәре белән бәйләнештә торган.

Шулай ук бу шартлауны оештыруда катнашкан дип шикләнелгән тагын берничә кешенең кулга алынуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG