Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең яңа премьеры Иванишвили Русиягә җыенмавын белдерде


Бидзина Иванишвили
Бидзина Иванишвили
Грузиянең яңа премьер-министры Бидзина Иванишвили Русиягә бармаячагын, әмма Русия рәсмиләре белән башка берәр илдә очрашу мөмкинлеген белдерде.

Пәнҗешәмбе чыгышында Иванишвили тагын бер мәртәбә үз хөкүмәтенең Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне контрольгә алырга тырышачагын әйтте.

2008 елгы сугыштан соң Мәскәү бу ике сепаратист төбәкне бәйсез дәүләт дип таныган иде.

Иванишвили шулай ук Грузия шәрабларының, минерал суларының һәм башка таварларының Русиядә яңадан сатыла башлавына өметләнүен әйтте.

Элекке чыгышларында Иванишвили Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, шул ук вакытта Көнбатышка таба йөз тотарга тырышачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG