Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Европа Берлегенең чираттан тыш саммиты үтә


Бүген Брюссельдә Европа Берлегенең чираттан тыш саммитының икенче көне. Анда Европа Берлегенең 2014-2020 елларга гомум бюджеты карала.

Кичә бюджетны 1 триллион евро итү турында сөйләшүләр уңыш китермәде. Британия һәм башка күп акча кертүчеләр акча кертү күләмен киметергә чакырды, чөнки Европа Берлеге илләренең кризиска каршы чаралары ул илләрнең чыгымнарын киметүне күзаллый.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре исә, Европа Берлеге бюджетын элекке хәлдә калдыру һәм аны бераз арттыру яклы.

Европа Берлегендәге 27 ил һәр ел саен гомум Европа Берлеге бюджетына үзенең тулаем җитештерү күләменең 1 процентын биреп тора.
XS
SM
MD
LG