Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмәс Израилне килешүне бозуда гаепләде


Фәләстин вәкилләре хәбәр итүенчә, җомга көнне Израил ягы Газзә сызыгы белән Израил чигендә ут ачып бер фәләстинле үтерелгән һәм 15е яраланган.

Хәмәс бу хәлне Мисырга шикаять итәргә җыена. Мисыр фәләстин-израиль низагын җайга салуда арадашчы вазифасын үтәгән иде.

Израил хәрбиләре, ике ара чикне бозарга теләп җыелган 300 фәләстинлене куып тарату өчен башта һавага атканнан соң ут ачылды, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG