Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сердюков ял иткән шифаханәдә тентүләр булып булды


Анатолий Сердюков, 3 май 2012
Анатолий Сердюков, 3 май 2012
Русиянең элекке саклану министры Анатолий Сердюков һәм министрлык түрәләре ял иткән шифаханә (санаторий) коттеджларында 18 тентү үткәрелде. Бу хакта Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерде.

Җомга көнне саклану министрлыгындагы милек мөнәсәбәтләре департаментының элекке башлыгы Евгения Васильевага гаепләү белдерелде. Ул да «Оборонсервис»та 350 миллион сум урлауда катнашкан дип шикләнелә. Маркин сүзләренчә, мәхкәмәгә аны өй сагына алу үтенече җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG