Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозициянең "Ирек маршы" 15 декабрьдә үтәчәк


Сергей Удальцов
Сергей Удальцов
Русиядәге оппозицион “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов Мәскәүдә 15 декабрьдә “Ирек маршы” үткәрү турында мөрәҗәгать хакимияткә киләсе атна ахырында тапшырылачак, дип белдерде.
Протест чарасын 15 декабрьдә үткәрү карары бүген оппозициянең координацион шурасында игълан ителде.

“Ирек маршы” урам йөреше һәм кыска митинг рәвешендә үтәчәк.

Берничә көн элек оппозиция чарасын үткәрү вакыты һәм ысулы турында фикер алышуда координацион шураның кайбер әгъзалары митингларга халыкны җәлеп итеп булмауга зарланып урам йөреше үткәреп карарга тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG