Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иреккә чыккан физика галиме Валентин Данилов фәнни эшчәнлекне дәвам итәчәк


Физика галиме Валентин Данилов
Физика галиме Валентин Данилов
Бүген Русия колониясеннән азат ителгән физика галиме Валентин Данилов фәнни эшчәнлеген яңартырга җыенуын белдерде.

Данилов шулай ук дәүләт ширкәтләрендә эшләргә җыенмавын әйтте. Данилов Азатлык радиосына үзенең намусын яклау көрәшен дәвам итәчәген белдерде.

Алдагы берничә көндә ул яшәгән урынында теркәлергә тиеш. Бу урын хатыны яшәгән Новосибирски шәһәре булачак.

Дәүләт серен ачуда гаепләнгән физика галиме Даниловка каршы җинаять эше 2000 елның маенда ачылган иде. 2004 елда аны 14 елга иректән мәхрүм итү карары чыгарылды. Галимнең ачышларыннан сер тамгасы мәхкәмәгә кадәр сигез ел үк алынган булса да, ФСБ аны Кытай файдасына шпионлык итүдә гаепләде. Соңрак иректән мәхрүм итү мөддәте бер елга кыскартылды һәм бу елның 13 ноябрендә мәхкәмә аны вакытыннан алда азат итәргә булды.
XS
SM
MD
LG