Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Олы йөрәкле әни, укытучы Гүзәлия Гарифьянова


Гүзәлия Гарифьянова үзенең укучылары белән

Гүзәлия Гарифьянова үзенең укучылары белән

Укытучы Гүзәлия Гарифьянова үзенең балаларына гына түгел, укучылары һәм хезмәттәшләре өчен дә яраткан әни.

1998 елдан Русия президенты карары нигезендэ ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ил күләмендә әниләр көне билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты әниләрне хөрмәтләү, хатын-кызларга карата сакчыллык, кайгыртучанлык мөнәсәбәтләрен үстерү, гаилә нигезе кыйммәтләрен ныгыту, тормышта әниләрнең иң мөһим роль башкаруларын билгеләү тора.

Удмуртиянең атказанган мәгариф хезмәткәре, Русиянең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Ел укытучысы бәйгесе лауреаты, Русия резиденты гранты иясе Гүзәлия Гарифьянова 35 елдан артык мәктәптә балалаларга урыс теле һәм әдәбияты укыта. Мөгаллимә дәресләрдә кагыйдәләр өйрәтү, әдәби әсәрләрнең эчтәлеге белән генә таныштырып чикләнмәскә, балаларга һәр дәрестә ачыш һәм рухи үсеш бирергә тиеш дигән максат куя. Шуңа да укытучы дәресләрне төрле алымнар кулланып уздырырга омтыла.

Шундый дәресләрнең берсе Тургеневның “Отцы и дети” романы нигезендә 10нчы сыйныфта семинар рәвешендә узды. Укучылар әсәр турында чыгышлар гына әзерләп чикләнмәгән. Әсәрнең эчтәлеген тирәнрәк, ә геройларның характерларын яхшырак тасфирлау максатыннан шул гасырга хас киемнәрдән килгән.

Укучылар әсәрнең төп геройларын төрле яклап тасвирлап, нәтиҗәне ул заман сәясәтенең бүгенге көндә дә чагылыш табуына кадәр җиткерде. Әдәбият дәресләрендә дә укучыларның компьютерлар, интерактив такта куллануы - гадәти куренеш.

Башка сыйныфларда да дәресләрне мавыктыргыч итеп оештырырга омтыла укытучы. Дәреслекләрдә бирелгән күнегүләр белән беррәттән ул өстәмә материалларны күпләп куллана. Күп авторларның шигырьләрен яттан белүе яңа теманы аңлатканда аңа ярдәм итә. Укытучы дәресләрдә танылган язучылар белән беррәттән җирле авторлар иҗатын да актив куллана. Ул гына да түгел, җирле татар авторлары иҗатын урыс теленә тәрҗемә итә һәм укучылары белән тикшеренү-эзләнү эшләре алып бара.

“Җирле шагыйрь Динар Абдуллин шигырьләре бик ошый. Аларны үзем дә тәрҗемә итәм. Балалар да тәрҗемә итәргә алынды. Фәнни-тикшеренү эшләрен дә алып барабыз”, диде Гүзәлия ханым.

Айгөл Касимова

Айгөл Касимова

Укытучының тәрҗемә эшенә укучылары да кушылды. Шушы юнәлештә башкарган эшләре белән алар төрле конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Әйтергә кирәк, Удмурт дәүләт университетының чит телләр институты белгечләре белән бергә гимназиядә лингвистик конференцияләр уздыру – Гүзәлия Гарифьянова тәкъдиме белән башланды. 11-нче сыйныф укучысы Айгөл Касимова Динар Абдуллинның “Җиңү көне” исемле шигырен тәрҗемә итеп, фәнни эше белән республикакүләм конференциядә чыгыш ясап, икенче урын алды.

Җирле автор Динар Абдуллинның иҗатына багышланган тагын берничә фәнни-тикшеренү эше бар. “Алар белән укучылар хәттә башка шәһәрләрдә узган конференцияләрдә дә катнашты”, дип дәвам итте Гүзәлия ханым.

Татар теле укытучылары еш кына тәрҗемә итүдә киңәшләр сорап өлкән укытучыга мөрәҗәгать итә. Рәсилә Габдрахманова “урыс теле укытучысының татар телен белүе бергә эшләүне күпкә җиңеләйтә”, диде.

Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшләре Удмурт дәүләт университетының фәнни журналларында нәшер ителде. Шулай ук укытучының үзенең дә фәнни-тикшеренү эшләре төрле басмаларда еш дөнья күрә

Балаларны әдәбият белән кызыксындыруда тагын бер алым – театр түгәрәге. Ә театр түгәрәген оештыруга Гүзәлия ханыма җәй айларында “Дзержинец” лагеренда эшләгәндә Короленко театры артистлары белән чыгышлар ясау этәргеч биргән. Хәзер дә, дәрестән соң укучылар белән очрашып, пьеса сайлап, рольләрне бүлү турында сөйләштеләр, театр фестиваленә әзерләнү балаларның да, укытучының үзенең дә күңеленә хуш килгән шөгыльләрнең берсе.

Гүзәлия Гарифьянова

Гүзәлия Гарифьянова

Быел Гүзәлия Гарифьянова чыгарылыш сыйныф балаларын укыта. Алар таләпчән укытучыларын әниләре кебек күрә. Укытучылары белән барлык уңышлары турында уртаклаша, серләрен җиткерә. Укытучы аларны үз фикерләрен якларга, шул ук вакытта башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтә. “Болар безгә олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм итәчәк”, дигән фикердә Алсу Рамазанова белән Ләйсән Буркова

Гүзәлия ханым Гарифьянова гимназиядә эшләүче коллегалары өчен дә әни ролен башкара дисәк арттыру булмас. Ул аеруча яшь укытучыларга дәресләрне үзенчәлекле итеп оештыруда, аларны мавыктыргыч итеп алып баруда үрнәк булып тора. Хәтта башка төгәл фәннәр мөгаллимәләре дә буш вакытларында урыс теле дәресләренә кереп утырырга ярата икән. Бу хакта башлангыч сыйныф укытучысы Рәзинә Гыйльметдинова һәм математика укытучысы Хаҗия Хөсәенова җиткерде.

Гимназиядә урыс, татар, инглиз теле укытучылары аерым бер темага багышланган дәресне бергә өч телдә алып баруны гамәлгә кертте. “Шундый дәресләрдә яңа теманы укучылар тизрәк үзләштерә. Ә бу эшнең башында Гүзәлия ханым торды”, диде татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Дәресләрдә таләпчән, шул ук вакытта ягымлы укытучыны һәр бала да яратып, әни дип әйтә ала. Шул ук вакытта Гузалия ханым Гарифьянова үзенең ике баласы өчен бик кадерле әни, оныгына яраткан дәү әни.

Балалары кызы Айгөл һәм улы Марат тәрбияле булып үсәләр, тырышып укыйлар. Җәй көннәрендә әнисе белән лагерьдә булалар. Нәкъ шушы вакытта Гүзәлия ханымның кызы Айгөл санта-лингва оешмасы белән кызыксына башлый. Ул кызыксыну чит телләрне тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирә. Айгөл хәзер Һолландиядә яши. Инглиз телен укыта. Аспирантурада белем алуын дәвам итә.

Улы Марат Ижауда чит ил ширкәтендә юрист булып эшли. Маратның улы Феликс дәү әнисенең горурлыгы. Ул Түбән Кама шәһәрендә укый. Тырышлык, үз эшендә яңа үрләргә ирешү буыннан буынга кабатлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG