Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:32

Төмән өлкәсенең Ямбай авылында яшәүче Вәлия Корманова ятимнәр йортыннан алган дүрт баланы берүзе карап үстерә.

Үз балаңны да дөрес итеп тәрбияләү авыр бирелгәндә, кемнәрнеңдер балалар йортындагы ятимнәрне үз итүләре күпләргә гаҗәп тоела. Менә Төмән өлкәсенең Ямбай авылында яшәүче Вәлия Корманова да шул гаҗәпләнерлек аналарның берсе.

Гади колхозчы гаиләсендә өч баланың берсе булып үсә Вәлия. Кечкенәдән үк сыер савучы әнисенә булыша. Берара үзе дә сыерлар янында эшләп ала. Әти-әнисе барлык балаларын белемле итәргә тырыша – һәркайсы югары белем ала. Ә Вәлия зоотехник һөнәрен сайлый. Аллаһы Тәгалә аңа бер малай бүләк итә. Тик ире белән генә парлап тормыш алып барырга язмаган була аңа. Бер малай белән үзе генә кала. Ә улы Руслан башта хәрби бурычын үтәргә, аннары төньякка эшкә киткәч, Кормановага күңелсез булып кала. Сәламәтлеге начарлангач, эшен дә ташларга туры килә.

Мөмкинлекләрен барлагач, ул озак уйламый, тормышын чын-чыннан яңадан башларга, ә күңелендә җыелган сөю-назны ятим сабыйларга өләшергә карар итә. Ул вакыттагы илкүләм ятимнәрне гаиләләргә күчерү програмы аңа ныклык кына өсти.

Балалар ярата ул, бигрәк тә малайларны үз күрә. Балалар йортына барып, үзенә тәрбиягә бала алырга теләген белдерә. Әлбәттә, мондый изге теләккә каршы килергә буламени? Кирәкле документлар әзер булуга, ул Успенка балалар йортыннан дүрт яшьлек Филип һәм 14 яшьлек Андрейны алып кайта. Алар бераз үсүгә, гаиләдә Иван һәм Эмиль да әни җылысын тату бәхетенә ирешәләр. Инде үзенең Русланы да өйләнгән, оныгына да дүрт яшь.

Хуҗалыкта йорт куяны да бар

Хуҗалыкта йорт куяны да бар

"Аны аерым үземнеке дип әйтергә телем дә бармый, алар барысы да минекеләр. Барлык күңелем белән яратам үзләрен, яхшы тәрбия бирер өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышам. Балаларым акыллы, эш белеп үссеннәр дип, хуҗалыкта өч сыер, үрдәк-казлар, йорт куяны үстерәбез", - ди Вәлия ханым.

"Бергәләшеп карыйбыз, ашатабыз. Әле авылдашлар да хайван, кош-кортларны күрсәтергә кечкенә балаларын алып керәләр. Ике балам – Андрей белән Эмиль инде үстеләр, опекунлык яшеннән чыксалар да, гел килеп йөриләр. Хәзер 34нче лицейда укыйлар.

Кечкенә Филипп белән концерт алдыннан

Кечкенә Филипп белән концерт алдыннан

Әлбәттә, башта бик авыр булды. Мин алып кайтканда Филипп эчкечеләр гаиләсеннән әле яңа гына балалар йортына килгән иде. Урынга ятып йоклый да белми, ишек төбендәге паласка ята. Урта бармагын күрсәтеп бер чатлыкта тора, сөйләшми. Бер ай рәткә кертер өчен азапландым, елап беттем. Күтәреп алам, сугыша, тавышлана. Шулай әкренләп җайлана башлады. Аннары табибларга йөреп, сөйләшергә өйрәндек. Өлкә хастаханәсендә табибәнең "ул авыру, сөйләшмәячәк" дигәне белән килешмичә, дәвалау үзәкләренә бардым. Шулай сөйләшеп тә киттек, хәзер икенче класста укый.

Ә инде Ваня кечкенәдән балалар йортында үскән. Аның белән дә кызыклар булып алды. Әни, чәй тәмсез, ди. Шикәр сал, дим. Чәйнеккә су салып, ничек кайнатырга белми. “Урын-җирне кем җыя?”, “Керләрне кая юарга тапшырырга?” кебек сораулары белән башта гаҗәпкә дә калдыра иде. Өйдәге бала аны белеп-күреп үсә бит инде. Алар тормышка яраксыз булып, әзердә генә тәрбияләнәләр. Минем хәлемнән килсә, барлык ятимнәрне дә гаиләләргә таратыр идем. Гаилә барысын да бирә. Ата-ана мәхәббәте, тәрбиясе белән алар яшәеш шартларына төшенеп, эшнең рәтен белеп үсәләр. Начар гадәтләр дә йокмый үзләренә.

Эмиль дә, бишенче сыйныфтагы Ваня да пошкытып тәмәке тарталар иде миңа килгәндә. Әкренләп төшендереп, аңлатып ташлаттырдым.

Ваня сәхнәдә чыгыш ясый

Ваня сәхнәдә чыгыш ясый

Ваня - шулкадәр иҗади, нечкә күңелле бала. Җырларга да, матур итеп шигырь сөйләргә дә булдыра. Аның белән гел төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Әле генә “Киләчәк барыбыз өчен дә” иҗади фестиваль-бәйгедә Ваня Ринат Сафинның “Я татарин...” җырын һәм Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләп, туризм үзәгеннән льготалы юллама алырга сертификатка ия булды. Жюри әгъзалары аның артистлык сәләтенә таң калдылар. Тиздән бәйгенең өлкә турына барачакбыз. Анда сөйләргә татарча шигырь өйрәнәм, ди Ваня.

Ул әле оста пешерүче дә. Коймак һәм манный ярмасы кушып әзерләнгән ризыгы аеруча шәп килеп чыга. Мәктәптән соң пешерүче һөнәрен сайларга омтылуы да юкка гына түгелдер. Укулары да яхшы аларның. Барысы да, “әнием”, дип кенә торалар.

Әнинең җылы кочагында

Әнинең җылы кочагында

Балаларга хөкүмәт җидешәр мең, ә миңа аларны караган өчен 3200 сум акча бирә. Үз бакчабыз, хуҗалыгыбыз булмаса, бу акча җитә дип әйтмәс идем. Яңа ел каникулларында Петербурны күрсәтеп кайтырга уйлыйм үзләренә. Анда ике айлык акча кирәк. Без үскәндә театр, циркларга гел йөреп торган, мәдәни чаралардан калдырмаган әти-әниебез. Аларны да шулай тәрбиялим", дип сөйләде Вәлия Корманова.

Буш вакытлары булуга, әниләре белән сәяхәткә чыгып китәләр. Вәлия ханым үзе руль артына утыра да, алар я Екатеринбурга, я Курганга, кыскасы, төрле шәһәрләргә экскурсиягә баралар. Цирк, театрларда еш булалар.

Дуслык ансамбле белән концерт куйганда

Дуслык ансамбле белән концерт куйганда

Вәлия ханым “Дуслык” халык җыр ансамбленә дә йөри, балалары укыган лицейда концерт та куялар әле, бик яраталар үзләрен.

"Менә шулай төрле характердагы, төрле гаилә балаларын үз гаиләсенә алып, наз, мәхәббәт белән үстергән Вәлия ханым шикелле аналар ихтирам, мактауга лаек. Әнә балалар йортыннан качып, тәрбиячеләрнең үзәгенә үткән Эмиль дә хәзер лицейда әйбәт кенә укый. Нинди кыргый Филипп та җылы караштан йомшады, Иванының күзендә бөтенләй нур юк иде – хәзер әнә нинди актив. Ә бит алар балалар йортында булсалар, ул кадәр игътибарда була алмаслар иде. Хәзер алар әни карамагында, канун буенча аның гаиләсеннән китсәләр дә, алар монда кадерле кунак, гаилә әгъзасы булып кала киләләр. Рәхмәт Вәлия апага, андый батыр татар хатыннары булуы белән горурланам мин", - дип сөйләде авылдашы Тәнзилә Тузмөхәммәтова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG