Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һөҗүм очкычларын очкыч йөртү корабына төшереп утыртырга өйрәнгән


Кытай һөҗүм очкычын үзенең беренче очкыч йөртү корабы “Ляонин”га уңышлы төшереп утыртуын белдерде.

Русиянең Су-33 очкычыннан күчереп Кытайда ясалган J-15 корабка бүгенге күнегүләр барышында төшеп утырган.

Кытай Советлар Берлегенең төзеп бетерелмәгән бу корабын Украинадан 1998 елда сатып алды һәм берничә ел дәвамында аны үзгәртеп төзеп бетерде.

Кораб ике ел элек рәсми рәвештә хезмәт итә башлады.

Һөҗүм очкычларын очкыч йөртүче корабка уңышлы төшереп утыртырга өйрәнү Япония, Вьетнам, Филиппин белән чик бәхәсләре кискенләшкән чорда Кытайның хәрби куәтен тагын да арттыра.
XS
SM
MD
LG