Accessibility links

Мисырда протест чаралары төп биржа күрсәткеченең төшүенә китерде


Мисыр президенты Мөхәммәт Мурсиның үз вәкаләтләрен киңәйтүенә каршы төрле шәһәрләрдә үткән протест чаралары һәм хөкемдарларның бу карар белән килешмәве нәтиҗәсендә Мисырның төп биржа күрсәткече бүген кисәк түбән тәгәрәде.

Төп күрсәткеч бүген иртән алты процентка төшкәч биржа эшчәнлеген туктатып тордылар. Биржа эшчәнлеген яңарту белән түбән төшү дәвам итеп 8,7 процентка җитте.

“Мөселман кардәшлеге” оешмасы бүген президент Мурсины яклап Каһирәдә урам җыены үткәрә. Узган төндә Каһирәнең Тәхрир мәйданында либерал активистлар төркеме Мурси тарафдарларының мәйдандагы берничә чатырны яндыру омтылышын кире какты.

Соңгы ике көндә Мисырның зур шәһәрләрендәге чуалышларда йөздән артык кешенең яралануы хәбәр ителә.

Күзәтүчеләр “Мөселман кардәшлеге”нең бүгенге урам җыены Мурси тарафдарлары белән аңа каршылар арасында яңа бәрелешләргә китерергә мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG