Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердыев: "Рубин"ны пычратырга телиләр


Корбан Бердыев
Корбан Бердыев

“Рубин” уенчысы Гөкхан Төрә вәкилләре такым җитәкчеләрен акча “кысуда” гаепли. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу хәлне тикшерергә вәгъдә итте.

Казанның “Рубин” такымы кабат җәнҗал уртасында калды. “Рубин”га шушы җәйдә килеп кушылган төрек уенчысы Гөкхан Төрәнең агенты Бектас Демиртас һәм адвокаты Георг Яблуков такым җитәкчеләрен трансфер өчен 486 мең евро акча таләп итүдә гаепли.

Бу хакта тәфсилләп язылган хат Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да җибәрелгән. “Бу хатка җавап булачакмы?” дигән сорауга Миңнеханов үзенең Twitter сәхифәсендә, тикшергәч җавап бирермен, дип язып калдырган.

Гөкхан Төрә былтыргы сезонда Германиянең “Һамбург” такымында уйнады. Абруйлы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнеп, Англиядә дә уйнап алган бу уенчы, кайбер чыганакларга караганда, “Рубинга” өч млн. еврога төшкән.

Гөкхан Төрәнең вәкилләре Миңнеханов исеменә язган хатта Татарстан президентыннан килеп туган проблемны чишүдә ярдәм сорый.

“Европада билгеле “Рубин” такымы белән килешү төзегәч без башта бик шатландык. Ләкин кызганычка каршы, без клубтагы криминал вазгыятькә тап булдык. Сезнең такымның берничә җитәкчесе трансфер өчен бездән зур акча таләп итә”, диелә хатта.

Алга таба хатта нечкәлекләр китерелә.

Һамбургта барган сөйләшүләрдә “Рубинның” баш мөдире Андрей Громов белән Георг Яблуков арасында агентлык килешүе төзелгәндә, “Рубин”ның” Германиядәге вәкиле Александр Азимов клубның тренеры һәм вице-президенты Корбан Бердыевка шалтыраткан. Бу сөйләшүдән соң ул 650 мең евролык агентлык гонорарын бүлгәләп, берничә кеше хисабына күчерергә кушкан:

Александр Азимовка – 100 мең евро. Бердыев әйтәчәк банк хисабына – 170 мең евро. Моннан тыш “Рубин”ның скауты Степан Томаш һәм аның төрек партнеры Ведат Ватанзәвәр күрсәткән ярдәме өчен гонорарның 30%ын – 216 мең евро сораган.

“Шулай итеп, трансферны ахырына җиткерү өчен бездән 486 мең евро таләп иттеләр, бу шарт үтәлмәсә эшне туктату белән янадылар”, диелә хатта.

Бердыев җавабы

Шушы җәнҗал турында хәбәр таралганнан соң, “Рубин” сайтында Бердыевның җавабы пәйда булды. Ул хаттагы фактларны ялган дип атаган һәм бу эшне “Рубин” клубына тап төшерү максатыннан башкарылган дип саный.

“Трансфер нечкәлекләрен белгәнгә күрә, бу ялган “фактларга” бер генә аңлатма күрәм. Бу – футбол җәмәгатьчелеге алдында “Рубин” һәм аның җитәкчеләре исеменә тап төшерү гамәле булып тора.

Без белгечләр белән киңәшләшәбез һәм “Рубин” исемен карага буяучы адәмнәрне җавапка тарту эшен башларга уйлыйбыз.

“Рубин”, Гөкхан Төрә һәм шәхсән мин бу эштә катнашырга ике куллап риза һәм гаделлек өчен көрәшергә әзер”, диелә Бердыев хатында.

Беренчесе түгел

Соңгы берничә айда Бердыев исеме яман хәлләр белән бәйләнеп еш телгә алына. Мәсәлән, аны җирле яшьләр урынына “Рубин” мәктәбендә тәрбияләнмәгән төркмән, үзбәк, молдован уенчыларын чакыруда гаепләделәр.

Уенчылар гына түгел, кайбер татар тренерлары да “Рубин” системында үз урынын таба алмый. Мисал өчен яшьләр спорт мәктәбен җитәкләргә дип куелган Нияз Әкбәров. Чаллының “КамАЗ” клубында зур уңышларга ирешкән Нияз Әкбаровны бу вазифага “Рубин”ның элекке президенты Дмитрий Самаренкин китергән иде. Ләкин Бердыев теләге белән Әкбәров клуб эшчәнлегеннән читләштерелде һәм аның урынына Иван Данильянц куелды.

Бердыев үзе бу хәлне болай аңлатты. “Безнең такымга килү белән Нияз Әкбаров безнең принципларга һәм эчке рухыбызга каршы килә торган үзгәрешләр кертә башлады. Интернатны мин җитәкләгәнне белә торып барлык эшләрне киңәшмичә башкарды. Барысын да астын өскә китерде, кардиналь үзгәрешләр кертте”, дигән иде Бердыев.

Соңыннан Бердыев Самаренкинның үзен дә тәнкыйтьләп чыкты. Аның майонез бизнесына ишарәләп, “футбол ул майонез ясау түгел” дип төрттерде.

Нәтиҗәдә, бүген клубта Самаренкин да, Әкбәров та юк. Ә Миңнеханов “Рубин” эшчәнлеген тикшерергә вәгъдә бирде.
XS
SM
MD
LG