Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкил Шәйхетдинов: "Конгресс карарлары кәгазьдә генә калмасын иде"


Вәкил Шәйхетдинов
Вәкил Шәйхетдинов

Башкортстан татарлары да Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаена соңгы әзерлекләр алып бара. Республикадан бу мөһим җыенга туксанга якын кеше бара. Аларның 60тан артыгы делегат булса, калганнары Башкортстан рәсми шәхесләре һәм чакырылган кунаклар.

Башкортстанда егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмасы исәпләнә. Шуңа күрә дә, Казандагы корылтайга Башкортстан Татар конгрессы әгъзалары гына түгел, ә аларның вәкилләре дә сайланды. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре бар. Казанга Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов та бара. Уфада яшәүче рәссам элекке корылтайларда да катнашкан иде. Бүгенге көндә ул – Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы. Казанга бару өчен бу юлы шәрәфле кунак сыйфатында сайлап алынды ул. Башкортстан Татар конгрессының элекке Башкарма комитеты әгъзасы буларак, аның да да узган еллардагы эшчәнлеккә үз фикерләре һәм киләчәккә тәкъдимнәре бар.

– Башкортстан Татар конгрессы узган еллар эчендә байтак кына чаралар оештырды. Әмма, элекке хакимиятләрнең каршылыгы көчле булу сәбәпле, барлык уй-ниятләр дә тормышка ашырыла алмады. Шулай да кайбер тырышлыклар булды. Туган телебезне яклау буенча күрелгән чараларны әйтеп була. Тел булмаса – милләт тә юк. Моны Пушкин да әйтеп калдырган.

Мин үзем авылдан чыккан кеше. Байтак еллар шәһәрдә яшим. Шуннан чыгып әйтә алам, татар теле фәкать авылда гына яхшы саклана килә. Ә шәһәр җирендә тел югала. Татар һәм башкорт театрларына да өлкән яшьтәге кешеләр генә йөри. Менә балалар өчен оештырылучы Яңа ел бәйрәмнәрен генә мисал итеп китерә алам. Уфа “Нур” татар театрында да Кыш бабай бәйрәмен хәзер урыс теленә тәрҗемә итеп кенә үткәрәләр. Чөнки ана телебезне аңлаучы балалар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә дә телебезне саклау – төп бурыч булып кала.

– Тел мәсьәләсе дигәннән, Дәүләт думасында да телләр канунына үзгәрешләр кертергә, дәүләт телләрен ихтыярый гына укытуга күчерергә ниятлиләр?

– Әйе, бу да шул башка милләтләр телләре дәрәҗәсен төшерү өчен эшләнә. Моңа каршы да үзебезнең мөнәсәбәтне катгый белдерү кирәк.

– Конгресс эшчәнлеген тагын да җанландыруга нинди тәкъдимнәрегез бар?

– Конгрессның эше киң алып барылырга тиеш. Аның эше Уфа, Казан яисә башка зур шәһәрләрдә генә түгел, ә төпкел авылларда, ерак төбәкләрдә дә алып барылсын, халык белсен иде аны. Әле исә күп җирләрдә конгрессның нәрсә икәнен дә белмәүчеләр күп.

Аннан менә мәчетләр белән эшләү кирәклеген дә әйтәсем килә. Соңгы елларда мәчетләр күп төзелә. Бик әйбәт бу күренеш. Әмма аларның күбесе ачыла да, аларга йозак эленә. Йозак эленмәгәннәрендә төпле эш алып барылмый. Гыйлемле имамнар әзерләү шарт. Яхшы гаиләләрдән балаларны да, өлкәнрәк кешеләрне дә укытып кайтару кирәк. Бу да конгресс игътибарыннан читтә калмасын иде.

– Башкортстандагы милли оешмалар турында сөйли башлаганда, “бездә егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмасы бар” дип мактанып сөйлиләр. Моңа карашыгыз ничек?

– Күп оешмалар булу начар түгелдер ул. Республикада азатлык килде дип саналган елларда күп төркемнәр барлыкка килде һәм эшли башлады. Ләкин аларның бердәм булуы, бер юнәлештә эшләве кирәк. Ә бу күп очракта җитешми. Бер гаиләдә дә ата була, ана була. Һәр кешенең гаиләдә үз урыны. Шул чакта тәртип тә була. Милли оешмаларга карата да туры килә бу чагыштыру. Бердәм булганда, бер максатлар куеп эшләгәндә күп оешмаларда эш уңай барыр.

– Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае алдыннан Казанда махсус концепция әзерләнә дигән хәбәрләр ишетелә. Әмма төбәкләрдәге вәкилләр аны күрмәүләрен әйтә.

– Әйе, үземә килгәндә, минем дә күргәнем юк аны. Ниндидер концепция әзерләнә икән, аны бит башка төбәкләрдәге вәкилләр дә белергә, күрергә һәм аңа үз тәкъдимнәрен өстәргә тиеш. Казаннан торып кына чит төбәкләрдәге проблемнарны белеп бетереп булмый. Бергә уйлап эшләнгән концепция киләчәк эшчәнлек өчен яхшы нигез булыр иде, югыйсә.

Вәкил Шәйхетдинов Казанда чираттагы корылтайның эшлекле шартларда үтүенә өметләнә. “Иң мөһиме анда кабул ителгән карарларның үтәлүе, җыелып килгән проблемнарның чишелүе. Кабул ителгән концепция, эш програмы кәгазьдә генә торып калмасын иде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG