Accessibility links

Израил саклану министры Эһүд Барак сәясәттән китә


Дүшәмбе көнне көтелмәгән белдерү белән чыккан Израил саклану министры Эһүд Барак сәяси эшчәнлеген туктатуын белдерде. Барак гыйнварда сайлаулар узганчы саклану министры булып калачак. Бүген бу хакта Иерусалимда узган матбугат очрашуында белдереп, 70 яшьлек ветеран күбрәк гаиләсе белән булырга теләгәнен әйтте.

Узган атнада Газзәдә фәлестин сугышчылары белән сигез көн дәвам иткән сугыштан соң тарафлар көч куллануны туктату турында килеште.

Барак 2007 елдан бирле саклану министры, 1999-2001 елларда премьер-министр булды. Фикер белешүләр нәтиҗәсендә аның җитәкчелегендәге Бәйсезлек фиркасенең гыйнвар сайлавында зур уңышка ирешмиячәге фаразлана.
XS
SM
MD
LG