Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чит ил кешеләренә вакытлыча яшәү хокукын иң күп биргән төбәк


Татарстан Идел буе төбәкләре арасында чит илләр ватандашларына вакытлыча яшәү хокукын иң күп биргән төбәк булачак. 2013 елда Татарстанда 3.5 меңгә кадәр кеше теркәлә ала, дип хәбәр ителә Русия хөкүмәтенең интернет сәхифәсендә. Бу турыда фәрманга хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев кул куйган.

Барлыгы 2013 елда Русиядә вакытлыча яшәү хокукы 105 мең кешегә биреләчәк. Төрле төбәкләргә төрле квота бирелгән. Идел буе төбәгендә барлыгы 17 мең кеше теркәлә алачак. Иң аз кешене үзендә Мари Иле терки ала (100 кеше).
XS
SM
MD
LG