Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе хокук яклаучысы: Копейски - алдан планлаштырылган чара булган


Чиләбе өлкәсенең кеше хокуклары вәкиле Алексей Севастьянов Копейски колониясе янында тоткарланган кешеләр ОМОНга каршы провокация оештырган, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу чара алдан планташтырылып махсус оештырылган булырга мөмкин.

Чиләбе өлкәсе эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Анжелика Чиркова ОМОНга бәреп кергән бер егет тоткарланды, калганнары мең сум җәзага тартылып иреккә чыгарылды, ди хәбәр итте. Тоткарланган кешеләр 18-53 яшь тирәсендәге ирләр, кайберләре элек хөкем ителгән булган, шулай ук элек урлау өчен хөкем ителгән бер хатын-кыз тоткарланган.

Өлкәнең Копейски шәһәрендәге каты режимлы 6 санлы колониясендә тоткыннар 25 ноябрь көнне фетнә күтәреп төрмәнең күзләү баганасы өстенә "Ярдәм итегез!" дигән шигар элеп куйды.

Тоткыннарның туганнары һәм хокук яклаучылар төрмә янына килгәч алар кертелмәде, аларга каршы ОМОН чыгарылды.

Төрмәдә тоткыннарны җәберләү һәм көч куллану турындагы мәгълүматларны тикшергән прокуратура канун бозу очракларын тапмады. Әлеге колониягә теләктәшлек йөзеннән тагын дүрт төрмәдә тоткыннар ачлык игълан иткән, дип хәбәр ителә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG