Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Мәскәү очкычы кире һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булды


Дүшәмбе иртән "Татарстан" һава юлларының Мәскәүнең "Домодедово" һава аланына дип киткән очкычы кире Казанга кайтты.

Очыш иртәнге җидедә булган. Җирдән күтәрелүгә 20 минут вакыт үтүгә очучылар салонда гирметизациянең бетә башлавы турында сигнал алган.

Иртәнге сигез тулганда очкыч кире Казан һава аланына төшеп утырган, юлчыларның берсенә дә зыян булмаган, дип хәбәр ителә. Очкыч тикшерелә.
XS
SM
MD
LG