Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:55

Әстерханда яшәүче Наилә Потеева-Фатыйхова – Бөтендөнья татар конгрессының өч корылтаенда катнашкан шәхес. Ул быелгы олы җыенда да кунак буларак катнашырга исәп тота. Әстерхандагы төрки-татар “Сөембикә” оешмасын җитәкләүче ханым булачак конгресста милләт язмышы хәл ителәчәк дип саный.

Әстерхан татарлары иҗтимагый тормышы үзәгендә егерме биш елга якын эшчәнлек алып барган Наилә ханымның конгресс мөнбәреннән милләткә әйтергә теләгән сүзләре байтак. Ләкин кунак сыйфатында катнашучы кешегә мондый мөмкинлек бирелерме, монысы әлегә билгесез. Конгресс эшенә санаулы гына көннәр калып килгәндә без Наилә Потеева-Фатыйхованың корылтайда әйтергә теләгән кайбер фикерләрен ирештерәбез.


– Наилә ханым, булачак конгресска нинди фикерләр, уйлар, теләкләр һәм тәкъдимнәр, ышанычлар һәм өметләр белән барасыз?

– Мин конгрессның икенче, өченче һәм дүртенче корылтайларында катнаштым. Менә быел да Әстерханнан кунак буларак катнашырга исәбем бар. Милләткә әйтәсе сүзләрем дә күп һәм шулар арасыннан мине иң борчыганы – туган телебезгә кагылышлысы. Тел мәсьәләсе иманы камил булган һәр татарны борчый дип саныйм. Ни өчен дигәндә, туган телебез зур куркыныч астында калып килә, бу проблем инде 10-15 ел буена ачыктан ачык күренеп ята бит. Бу хакта әйтеп тә килдем, яздым да, Әстерхан татарлары исеменнән конгресска да җиткереп тордым. Әстерхан татарларының милли хәрәкәт җитәкчесе буларак шуны әйтәм, мин бу эшкә чирек гасырга якын гомеремне багышладым.

Тумышым белән мин Чистай районының Яуширмә авылыннан, Гаяз Исхакыйның авылдашы булам. Физик яктан Казанда өлгерсәм, милли хәрәкәт лидеры булып Әстерханда. Үземдә милли аң бар дип саныйм. Русия төбәкләрендә, шул исәптән Әстерханда да әле дә шул Сабантуй, җыр-биюгә төп милли төсмер бирәләр. Халыкны җыю өчен, тормыш булгач җыры да, биюе дә кирәктер. Монысы милли хәрәкәтнең баштагы ун елында гына мөһим булгандыр дип саныйм. Русия төбәкләрендәге татарлардан аермалы буларак, мин беренче урынга тарихны өйрәнү, милли аңны һәм телне үстерүне куям. Хәзер инде икенче – тел баскычына күтәрелү зарур. Мәскәү бу көннәрдә кабахәт дип әйтимме, телгә шул сүз килә, шундый канун кабул итәргә җыена, ягъни, ана телен факультатив өйрәнүгә калдырырга омтыла. Бу нинди хәл? Мондый очракта акылына зәгыйфьлек килмәгән һәр татар үз сүзен әйтергә тиеш. Бу канун кабул ителсә, ул 1552 ел фаҗигасенә тиң булачак яки аннан да начар булуы ихтимал. Татарстан халкы, аның җитәкчеләре бу күренешне бәлки аңлап та бетермидер, кабатлыйм, куркыныч күренеш булачак. 25 ел буена мин Русия төбәкләрендәге татарларның күзләренә карап чыктым. Миндә шундый фикер туды, Русия татарларының ике буыны үз телендә укымаса, тел югалту ташкынын туктатып булмаячак. Татарстан телләр буенча эшли торган кануннар кабул итмәсә, бу ташкын агызып китәчәк, милләт фаҗигасен көтәргә кирәк.

Конгресстан зур эш көтәм. Тамаша карау, үзеңне күрсәтү – бу эш түгел. Бу конгресс милләт язмышын хәл итәрлек булырга тиеш. Хәзер инде урам җыеннары чоры да түгел. Русия конституциясендә һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы диелгән. Шуңа таянып, бу мәсьәләне бездә хәл итеп булмаса, мәйданга чыгып, халыкара җәмәгатьчелекнең күзен ачарга кирәк. XXI гасырда яшибез бит. Татарның асыл кызлары, егетләре, хокук белгечләре бар бит. Әйдәгез, кулга-кул тотынып, матур итеп, сугышмыйча, талашмыйча үз телебезне, киләчәгебезне саклап калыйк. Монда инде безнең конгресс иң алдан барырга тиеш. 1552 елда бабаларыбыз дәүләтне югалтты. Телсез милләт була алмый. Телне югалтсак, дәүләтебез тагын китәчәк. Әгәр конгресс тел, дәүләтчелек буенча кануннарга җирлек тудырмый, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итми икән, аның поты бер тиен булыр, алай булмасын иде. Шуңа мин әлегә конгресска зур өметләр баглыйм, анда милләтнең кыл өстендә булуын аңлауларына ышанычым бетмәде. Әйе, җырладык, биедек, сикердек. Хәзерге вазгыятьтә нинди хәлгә калуыбызны аңларга да тиешбез. Бу фикерләрне корылтай мөнбәреннән әйтергә ирек булырмы, белмим. Ләкин төрле юллар белән нинди каршылыклар алдында калуыбызны милләткә җиткерергә кирәк. Милли хәрәкәт җитәкчеләре аның юлларын табарга тиешләр.

Наилә Потеева-Фатыйхова әйтүенчә, алар Казанга, татар конгрессына рәхмәтле. Чөнки милли күтәрелешнең бик авыр вакытларында Татарстан Әстерхан татарларына уку әсбаплары белән, рухи яктан зур ярдәм күрсәткән. Калада озак еллар “Дуслык” җәмгыяте, Сөембикә” оешмасы эшли. 2010 елда татар телен саклау фонды оештырыла. Шушы ук вакытта милли хәрәкәт тә үзгәрә. Әстерханда хәзерге көндә чеченнәр, дагыстаннар, ираннар һәм төрекләр дә күпләп яши. Шушы вазгыятьтә татар мәсьәләсен күтәрү дә кыенлашканнан кыенлаша бара икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG