Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:51
Йомгаклау сүзе (III)

Ахырда Милләт Мәҗлесе ник соң ахыр чиктә тулы уңышка ирешә алмады дигән сорауга җавап бирергә тиешбез. Бәлки аның "бинасы" нигезенә хаталы идеология салынгандыр? Дөрес, Милләт Мәҗлесе кабул иткән конституция төрк-татарлар өчен фәкать дини һәм милли-мәдәни автономияне күздә тоткан. "Төркчеләр" фракциясе бу төр автономияне территориаль мохтарияттән өстен күргән, ләкин, "тупракчылар" басымы астында Идел-Урал дәүләте төзү проектын да альтернатива буларак кабул итәргә мәҗбүр булган. Әмма төркчеләрнең иң мөһим максаты – киләчәктә пәйда булуы ихтимал форсатлардан файдалану өчен милли аңы үскән, милли кыйммәтләрне тәмам үз иткән, алга киткән җәмгыять төзү була.

Асылда исә төркчеләр дә, тупракчылар да, хәтта башка төрки халыклары да бары тик автономия хакында сүз йөртәләр, тулы бәйсезлек бөтенләй телгә алынмый, чөнки алар моңа идеологик яктан әзер булмауларыннан тыш, якын киләчәктә бәйсезлек өчен реаль мөмкинлекләр күрмиләр. Ягьни Милләт Мәҗлесен коручыларның фәлсәфәсе, идеологиясе дәвернең шартларына караганда әллә ни хаталы дип бәяләнә алмый. Кораллы көчләре булмаган, руслар белән тыгыз аралашып яшәгән, икътисади инфраструктурасы һәм сәяси кадрлары кирәгенчә үсмәгән кавем өчен бәйсезлеккә ирешү гаять авыр икәнлеге аңлашыла торгандыр. Сәясәт бит ул мөмкинлекләр, форсатлар уены. Каршы якның ниндидер зәгыйфь җиреннән яки хәерхаһлыгыннан ни дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеге болай да ачык мәгълүм була.

Милләт Мәҗлесе чын-чынлап уңыш казанмаган икән, моның югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш башка сәбәпләре дә бар. Беренчедән, ул Милләт Мәҗлесе әгъзалары арасындагы сул карашлы депутатлар. Баштарак алар сул идеяләрне үз теләкләре белән үзләштерсә дә, соңга таба большевикларга кирәгеннән артык ышанып һәм өмет баглап, әйтергә яраса, хыянәт кылалар һәм шул гамәлләре белән Милләт Мәҗлесенә көчле удар ясыйлар. Моны исә сәясәт мәйданына атылып кергән мөселман төрк-татарларының сәясәт белемен чын мәгьнәсендә үзләштермәүләре, кылган гамәлләренең милләткә никадәр зарар китерәчәге хакында уйламаулары, кыскасы наданлыклары белән аңлатып була.

Икенчедән, Милләт Мәҗлесен "башкортчылык" хәрәкәте какшата. Башкорт автономиясе игълан ителгәч вәзгыять бик бутала, чөнки Милләт Мәҗлесе дә, Башкорт мохтарияте дә бер үк төбәкләрдә, бер үк халыклар эчендә эшлиләр. Милләт Мәҗлесе хәлнең шулай буласын алдан ук күреп Идел-Урал регионында яшәгән, төрле кабиләви исемнәр (башкорт, керәшен, мишәр, казан татары, типтәр һ.б.) белән билгеле этник төркемнәрне "төрк-татар" дип атап аларны бер милләт дип саный һәм моны аныклау өчен үзенә озын исем – "Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе" исеме сайлый. Шул рәвешчә бу оешма әгъзалары төрле төрки кавемнәре арасында бердәмлек сакларга тырыша.

Башкортчылык хәрәкәте җитәкчеләре исә башкорт кавеменең җир белән бәйле таләпләрен алгы планга чыгара, Милләт Мәҗлесен анда татарлар күпчелектә булганы өчен татар мәҗлесе санап үзләренә көндәш күрә. Башкортлар уртак түбә, уртак байрак астында тупланырга теләмиләр. Татулашу омтылышлары уңышсызлыкка тарый, Милләт Мәҗлесенең абруена һәм тәэсир көченә зур зарар килә. Ике тугандаш халыкның аралары бозылуы, Милләт Мәҗлесен уңышсызлыкка илткән факторларның берсе булып кына калмыйча, Татар-башкорт җөмһүрияте проектының тормышка аша алмавына китерә. Бу көндәшлектән Совет хакимияте бик оста файдаланып, ике халыкны бер-берсенә каршы котырта һәм бу эштә уңышка ирешә: бүгенге көндә татарлар белән башкортлар еш кына бер мәчеткә кереп бергәләп гыйбадәт кылудан да тартыналар.

(Тәмам)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG