Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:40

Узган шимбә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә яңа сезонны ачу тантанасы үтте. Шулай ук мәдәни үзәкнең үсеш юллары, матди ягы турында да сөйләштеләр.

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә мондый чара инде икенче тапкыр узды. Беренчесе әле сентябрь аенда ук уздырырылган иде. Аерма бары тик шунда, беренче тапкыр аны әле май аенда ук мәдәни үзәкне үз кулларына алган төркем оештырган булса, бу юлы элекке җитәкчеләр үзләренең яңадан мәдәни үзәккә тулы хокуклы хуҗа булып кайтуларын исбатладылар. Андый билгеләр чараның програмында да яңгыраш тапты.

Мәдәни үзәкнең тамашачылар белән тулы булган зур залындагы очрашу Салих Сәйдәшевның “Совет армиясе“ маршы белән башланып китте. Аннан соң алып баручылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Ул шигырьдәге сүзләр дә көн таләбенә туры китереп сайланган иде.

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым ул татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

Шикләнмибез дошманнарның көченнән без,
Бу көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт илә кайгы күрер, -
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Марш көе астында укылган бу шигырьләр кичәдә өстәмә көчкә дә ия булды кебек. Милли мәдәни мохтарият рәисе, генерал-полковник Рәсим Акчурин бу очрашуда чыгыш ясамаса да, аерым сөйләшүдә "алга таба мәдәни үзәкнең үсеш юллары турында яңа ел алдыннан оешмалар белән очрашып киңәшергә ниятлибез", диде. Шулай ук күп тапкырлар әйтелгән һәм көтелгән конференция турында әлегә карар юк, шулай да ашыкмый гына, киңәшеп, без аны уздырырбыз дип уйлыйбыз, диде.

Чыгыш ясаучыларга килгәндә, концерт програмыннан башка үз фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин әйткән фикерләр бигрәк тә игътибарга лаек иде. Ул үз чыгышында: “Мәдәни үзәктә булган хәлләр турында Татарстан җитәкчеләре дә белә. Әлбәттә, йортны тулы көченә эшләтер өчен матди якның булуы кирәк. Элек биредә эшкуар ширкәтләрнең аренда акчаларына таянылган булса, хәзер инде йортта андый оешмалар калмады, алар чыгарылды. Ә менә хезмәт хакы һәм башка кайбер чыгымнарны Татарстан ягыннан каплау турында киңәшүләр бара", дип тамашачыларның көчле алкышларына ия булды.

Шулай ук Башкортстанның вәкаләтле вәкил урынбасары Шамил Кикиев та чыгыш ясап, безнең бергә эшләү тәҗрибәсе бар, без Сабантуйларын ничә ел инде бергәләп уздырабыз, алга таба да бергәләп эшләргә кирәк дигән фикерләрен әйтте. Аның чыгышыннан соң концерт програмында башкорт кызлары биюе күрсәтелде.


Концерт номерлары белән чыгыш ясаулар чиратлашып барды.Очрашуда шулай ук мөфтиләр шурасыннан Рушан хәзрәт Әббәсов, дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов чыгыш ясады.

Федераль автономия рәисе Илдар Гыйлметдинов үз чыгышында: “Безнең төп максат - милләтне, татар телен саклап калу. Федераль автономия дә бу эшләрдән читтә калмый. Безнең бу хакта Татарстан президенты белән дә сөйләшүләр булып узды. Безнең төп проблем - балаларның туган телне белмәве. Без бу эштә бердәм булып эшләргә тиеш, ярдәм итәргә тиеш. Яңа әсбәплар, китаплар нәшер ителәчәк. Бу йортның алга таба да шулай берләштерүче үзәк булып калуын телим”, диде.

Милли үзәктә яңа сезон ачылу чарасында мәдәни үзәк каршында эшләүче барлык түгәрәкләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге “Илдан” бию төркеме, Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык” балалар төркеме, Наилә Фатехова җитәкчелегендәге “Мәдинә” төркеме, шулай ук Илдар Сәләхов җитәкчелегендәге “Шүрәле” дип аталган музыкантлар төркеме, җырчы Роза Хәбибуллина һәм яшь биючеләрнең чыгышларын тамашачы алкышлар белән каршы алды. Очрашу аларның барысына да бик охшаган булып чыкты. Алар, нинди генә хәлләр булса да, бу йортка кем генә баш булуга карамастан, мәдәни үзәк һәрвакытта да татар халкының үз йорты, берләштерүче үзәге булып калырга тиеш дигән фикерләрен белдерделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG