Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:38

Көчек авылыннан Миләүшә – Европа чемпионы


Татар авылларында да чемпионнар яши. Таныш булыгыз: Татарстанның Әгерҗе районы Көчек авылыннан 17 яшьлек Миләүшә Гыймранова, кул көрәшендә Русия һәм Европа чемпионы.

“Соңгы җиңүем күптән түгел генә булды – 28 октябрьдә кул көрәшендә Татарстан беренчелегендә беренче урынны алдым, кубок һәм алтын түштамга белән бүләкләндем. Сентябрьдә Бразилиядә дөнья чемпионатында катнашып кайткан идем”, ди Миләүшә Гыймранова ирешкән уңышлары белән уртаклашып.

Миләүшә – Көчек урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. Бертуган апасы Гүзәлдән күреп 5-6 сыйныфта укыганда ук кул көрәше ярышларында катнаша башлый. Беренче вакытларда әтисе Әнвәр белән әнисе Раушания “Балабызның яше кечкенә булса да ярышка җибәрәбез, сәламәтлеге өчен үзебез җавап бирәбез”, дип гариза язалар. Алар кызларының уңышка ирешәчәгенә ышана. Миләүшә апасының кубокларына, түштамгаларына кызыгып карап: “Мин дә шундый җиңүләргә ирешсәм иде”, дип еш әйтә торган була.

Миләүшә (у) бертуган апасы Гүзәл белән

Миләүшә (у) бертуган апасы Гүзәл белән

Тик шунсы аның күңелен борчый: чит илләргә ярышка барганда юл чыгымнарын үзләре түли икән. Бразилиядәге ярышта катнашырга “Ак барс Әгерҗе” агрофирмасы булышкан. Читкә чыгасы булса, алар иганәчеләр эзләргә мәҗбүр, чөнки әти-әнисенең ярдәме генә җитми.

Физик күнегүләр, кулны ныгыту җайланмалары гына да шактый тора икән. Шуларны истә тотып күнегү өстәлен әтисе үзе эшләп куйган.

Миләүшәнең әнисе Раушания ханым Көчек урта мәктәбендә химия, биология фәннәрен укыта, әтисе Әнвәр – урманчы, умартачы.

“Үз-үзеңне җиңсәң генә зур уңышларга ирешеп була”, дип кабатлый Миләүшә. “Спорт куркакларны яратмый” дигән шигар дә аның өчен зур әһәмияткә ия. Европа чемпионы көн дә әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып кергәч, кулларын ныгыта, булачак ярышларга әзерләнеп яши.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG