Accessibility links

"Балаларны ана телендә укыту мөмкинлеге булсын"


Фнүн Мирзаянов, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе
Фнүн Мирзаянов, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе
Дөнья татар конгресының V корылтаенда Удмуртиядән ун делегат һәм татар журалистлары катнашачак. Без алардан "Сүз бирсәләр, конгресс мөнбәреннән нәрсә әйтер идегез?" дип сорадык.

Фнүн Мирзаянов, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе:

– Конгресста сүз бирсәләр мин өч проблемны күтәрер идем.

Беренчесе – Татарстаннан читтән яшәгән татарлар өчен Казан тапшыруларын радио аша җиткерү өчен федераль күләмдә мөмкинлек ачу. Моны тормышка ашыру өчен татарлар тупланып яшәгән һәр төбәктә хәбәрчеләр пунктлары оештыру. Шул вакытта безнең татар дөньясының тарихи Ватаны Татарстан, аның башкаласы Казан белән багланышы көчле булыр дип исәплибез.

Икенчесе – Бөтендөнья татар конгрессы идарә утырышын даими рәвештә төбәкләрдә үткәрүне гамәлгә кертергә. Шул вакытта бөтен җәмәгатьчелекне җыеп, аларны берләштерү максатында бик яхшы булыр иде.

​Өченчесе – мәктәпләр мәсьәләсе. Мәктәпләрнең реестрын алып, татар балаларын туган телендә укыту мөмкинлекләрен ачу. Методик ярдәм оештыру өчен аларны Татарстан мәгариф министрлыгына турыдан-туры беркетергә. Ике республика арасында төзелгән хезмәттәшлек килешүенә нигезләнеп, бу эшне җанландырып җибәрергә. Әлегә бу элемтә формаль рәвештә бара. Шулай ук әлеге килешү нигезендә Казан федераль университетында, башка югары һәм урта белем бирүче уку йортларында чит төбәкләр өчен системалы рәвештә кадрлар әзерләүне күз уңында тоту. Белем алып алар кире үз төбәкләренә җибәрүне һәм урыннарда эш белән тәэмин итүне бергәләп хәл итәргә кирәк.

Удмуртиядә берничә татар оешмасы теркәлгән. Бөтен җәмәгатьчелек БТК үзебезнең атабыз дип саныйбыз. Без барыбыз да тигез хокуклы. БТК составында гаиләдәге балалар кебек бөтен эшне бергә алып барырга тырышабыз – шатлыклар да уртак, проблемнарны да бергә чишәргә теләк.

– Бу елларда Удмуртия татарлары тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында нәрсә әйтер идегез?

– Казан белән Ижау арасындагы поездга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә “Батыр Фәрдетдин” исеме бирелде. Мәчетләр төзелеп килә. Республика хакимияте, милләттәшләребез, шул исәптән Татарстан ярдәм итә. Шулай ук БТК бу эштә битараф булмады.

Шулай ук федераль Сабантуена тукталмый мөмкин түгел. Ул Удмуртиядә 2010 елда үтте. Бу безнең халкыбыз турында Русия күләмендә мәгълүмат җиткерү өчен бик уңайлы булды. Олимпиадалар, конференцияләр башка халыкара бәйгеләрдә җиңеп кайтуларын әйтер идем. Шулай ук “Урмай моңы”, “Түгәрәк уен” кебек ярышларда катнашулары уңышлы булды. Конгресс оештырган яшьләр, галимнәр, укытучылар, дин әһелләре шулай ук актив катнашты.

"Татарстан - Яңа гасыр" каналын бөтен республикада карау мөмкинлеге бар. Бу да конгрессның зур эшчәнлеге дип бәяләр идем. Яңа составка уңышлар. “Без булдырабыз” дигән девиз астында эшләрне алып барырга телим.

Равил Шәрифуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе:

Равил Шәрифуллин
Равил Шәрифуллин
– Мин автономия җитәкчесе булып күптән түгел эшлим. Шуңа анда корылтайда фикердәшләр табармын дип уйлыйм. Инде сүз биргән очракта, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калу проблемнарына тукталыр идем. Бу безнең республикага гына кагылмый. Шуңа да без барыбыз да бер юнәлештә эшне алып барырга тиеш.
Икенчедән, татар гаиләсен саклап калу. Яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Татар гаиләсендә генә гореф-гадәтләрне саклап калу мөмкин. Шул вакытта гына тел дә сакланачак, мәдәниятебез дә үсеш алачак.

Рәмзия Габбасова, “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире:

– Мин иң элек Татар конгрессына, Татарстан хөкүмәтенә читтә яшәүче татарларны һәрвакытта да күз уңында тотып, аларга ярдәм кулы сузулары өчен бик зур рәхмәт белдерер идем.

Рәмзия Габбасова
Рәмзия Габбасова
Ике елга якын “Яңарыш” газетасында “Атна вакыйгалары” дигән кушымта чыгып килә. Әлеге кушымта Татмедиа ярдәме белән дөнья күрә. Айга бер тапкыр ул безнең газетада урын ала. “Атна вакыйгалары” кушымтасы безнең газетага яңа сулыш бирде. Ул газетаның тиражын саклап калырга да, йөзен үзгәртергә дә зур этәргеч булды. Алга таба да шушы матур традиция дәвам итәр дип ышанабыз. БТК корылтае кысаларында без хезмәттәшлегебезне дәвам итү турында килешүне имзаларбыз дип ышанам.

Алга таба Татмедиа ярдәме белән әзерләнгән “Атна вакыйгалары”н әзерләүче журналистлар безне яңадан-яңа матур, тирән эчтәлекле язмалары белән газетабызны бизәр, уртак эшебезгә бүләк булыр дип уйлыйбыз.

– Рәмзия ханым, бу соңгы елларда эшегезнең уңышлы ягы булса, корылтай мөнбәреннән нинди проблемнар күтәрер идегез?

– Әлбәттә, үз төбәгебездә, үз проблемнарыбыз белән генә кайнап яши алмыйбыз. Без һәрвакытта үсеш юлында булырга тиеш. Үсү өчен аралашып яшәргә кирәк. Хезмәттәшлек итәргә кирәк. Без – “Яңарыш” матбугат үзәге. “Яңарыш” газетасы канаты астында “Хәерле иртә” иртәнге тапшырулары да бар. Әлегә кадәр җирле “Минем Удмуртия” каналында һәр иртә 30 минут булып эфирга чыкты. Быелның көзеннән ул тапшыруларның вакыты кыскартылды. Хәзер аңа бары тик ун минут кына вакыт бирелә. Элек “Хәерле иртә” чыгарылышлары "Татарстан - Яңа гасыр" каналы ярдәмендә әзерләнә һәм җирле хәбәрләр белән тулыландырыла иде.

Соңгы вакытта “Минем Удмуртия” каналының үзләрендә эчке эшләр бүленешендә үзгәрешләр килеп чыгуы сәбәпле, “Хәерле иртә” тапшыруының вакыты ун минут кына калды. Җирле канал үсеш юлында, алар триколор юнәлешендә эшли башлагач, татар тапшыруларына да вакытны күбрәк (көненә берәр сәгать) бирәчәкләр. Әмма бу очракта тагын бер проблем килеп туачак: кадрлар мәсьәләсе һәм тапшыруларны финанслау. Бу катлаулы мәсьәлә. Татар журналистлары юк һәм аны финанслау да әлегә ачык. БТК, Татарстан хөкүмәте ярдәменнән башка моны хәл итеп булмаячак.
XS
SM
MD
LG