Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:45

“Ялкын” журналына яшьләр килде, басма үзгәрешләр кичерә. Укучыны табу мәсьәләсе генә көн тәртибеннән төшми.

Татар яшүсмерләренең юлдашы саналган “Ялкын” журналы үзгәрешләр кичерә. Басмага яшь журналистлар килде, алар дөньяга яңача карарга тырыша. Татар укучысын табу мәсьәләсе генә көн тәртибеннән төшми.

Быел җәй көне “Сәләт-Раушан” аланы кысаларында журналистика мәктәбе эшләде. Бу курслар милли журналистикага кадрлар тәрбияләү максатыннан башкарыла. Танылган радио, телевидение, матбугат журналистлары 18 кешелек төркем алдында тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Остазлардан белем алган яшьләр көчләрен “Ялкын” битләрендә сынаганнар. Журналның бер саны тулысынча диярлек шәкертләр көче белән чыгарылган.

Журналистика мәктәбе бүгенге көндә дә дәвам итә. Дәресләр “Ялкын” сайтында онлайн рәвештә укытыла. Гыйнвар аенда яңа төркем туплап, җәйгә кадәр аларга да интернет ярдәмендә белем биреләчәк.

Ә тиздән әдәбият мәктәбе дә эшкә керешәчәк. Ул ике юнәлештә эшләр дип көтелә: иҗат һәм теория. Беренчесендә яшь язучыларны, ә икенчесендә әдәбият галимнәрен тәрбияләү максаты куела. Шәкертләр махсус тренинглар, мастер-классларда да катнашачак.

Тренинглар балаларның калыплашкан күзаллауларын җимерү максатыннан эшләнгән, ягъни “изелгән”, гади темалардан читләшеп, дөньяга яңа караш белән карарга өйрәтү булачак.

Шулай ук “Ялкын” клубы “Репетитор” дигән проектка нигез сала. Ул БДИга әзерләнүгә багышланган. Проект кысаларында төрле җирләрдән килгән укытучылар имтиханнарны тапшыруда ярдәм итә торган дәресләр бирә. Алар белән һәр “Ялкын” санының битләрендә танышып була.

Күп төрле проектлар ярдәмендә журналга ихтыяҗ артамы? Яшьләрне нәрсә кызыксындыра? Журнал нинди юлдан барачак? Бу һәм башка сорауларга басманың баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина җавап бирде.

– Йолдыз, син инде бер елга якын татарның төп яшьләр журналын җитәклисең. Син килгәч, “Ялкынның” максаты, юнәлеше үзгәрдеме?

Йолдыз Миңнуллина

Йолдыз Миңнуллина

– Аның оешканнан бирле максаттан тайпылганы юк дип уйлыйм. Дистә еллар рәттән “Ялкын” татар балаларын, яшь милли зыялыларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Һәм, әлбәттә, инде телне саклау. Үзгәрешләргә килгәндә, “Ялкын” һәр көн диярлек яңарып тора. Барысы да бүгенге вазгыятьтән тора. Яшьләр үзгәргән саен, без дә шулай үзгәрәбез.

– “Ялкынны” бүген кемнәр укый? Шәһәр балалары белән дуслык ничегрәк?

– Укучыларны авыл баласы һәм шәһәр баласына аермыйбыз. Гәрчә тышкы кыяфәт яки башка сыйфатлары үзгә булса да, алар барысы татар балалары бит инде. Ә болай чагыштыра калсак, авылда күбрәк эчтәлеге белән кызыксынсалар, шәһәр яшьләрен тышкы ягы кызыксындыра. Ягъни мин бизәлеш, формат, дизайн якларын күз уңында тотып әйтәм.

Кызганычка каршы, шәһәрләрдә татар телендә ирекле укый белә торган яшьләр кими бара. Моны инкяр итү гаделсез, чөнки бу факт. Хәтта татар теле укытучылары “Ни өчен журналны урыс телендә чыгармыйсыз?” дигән күңелсез сорау белән мөрәҗәгать иткәннәре бар. Татар-урыс мәктәпләрендә укучы балалар да шундый ук тәкъдим белән чыгалар. Гәрчә андый мәктәпләрнең 80%ын татарлар тәшкил итсә дә, ирекле рәвештә туган телдә укый алучылар бик аз.

– Шәһәр яшьләренең татарча белмәве тиражга да йогынты ясамый калмыйдыр...

– Әлбәттә, дистә ел элек белән генә чагыштырсак та, бүгенге тираж күпкә кимрәк. Мәсәлән, 90нчы елларда татар теленә игътибар зуррак иде бит. Ул вакытлар минем мәктәп чорына туры килде һәм “Ялкын” журналына язылу ярты ел саен башкарыла торган төп эшләрнең берсе иде. Эшләр болай китсә, киләчәк билгесез күренә. Татар теле авылдга гына саклана ала дигән сүз дөрес булып чыга, күрәсең.

– Син үзең дә бит шәһәрдә үстең, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем алдың. Ул мәктәп башкалардан үзенең милли рухы белән аерылып тора. Синең туган йортыңда “Ялкын” журналы белән кызыксыну бармы?

– Безнең мәктәптә алдыралар анысы. Ни өчен, чөнки күп кенә татар мәктәпләрендә фәннәр урыс телендә укытыла. Хәтта татар телен дә урысча укыту галәмәте барлыкка килгән. Ә безнең мәктәптә бу кайгы юк, чөнки һәр фәнне туган телдә аңлаталар. Алайса кайбер мәктәпләр БДИны бирә алмаячак дигән сылтау белән үзебезнең телне махсус инкяр итәләр. Ә икенче гимназия бу баләдән курыкмый.

Чын милли җанлы мәктәпләр бик аз калып бара, аларны бармаклап санап була. 1990-2000нче елларда оешкан татар мәктәпләре урыс теленә күчеп беткәннәр, чөнки БДИны урыс телендә тапшырырга кирәк.

– Сер булмаса, бүген “Ялкынның” тиражы күпме икәнен әйтә алмассың микән?

– Әлегә төгәл әйтеп булмый, чөнки язылу әле дә дәвам итә. Ә инде соңгы яртыеллык турында әйтсәк, җәйге тираж 3500 данә иде.

– Тиражны арттыру өчен нинди ысуллар кулланасыз?

– Шәһәрдәге вазгыятьне күрә торып, без күбрәк авылга күз тотабыз инде. Башка юл калмый. Атна саен диярлек берничә районда булып кайтабыз. Язылуга кире әйләнеп кайтканда тагын бер проблема килеп туа. Хәзерге балаларга почтага барып, “Ялкынга” язылу бик кыен. Алар үзләре язылырга теләгәнен беләбез, әмма “язылачакмын, язылачакмын” дип ахырга кадәр сузып йөриләр дә, нәтиҗәдә журналсыз калалар. Шуңа күрә бүген яшьләргә “Вконтакте” сайтыннан чыгып, почтага барып җитү ай-һай кыен дип әйтер идем.

Икенчедән, бүгенге көндә почта аша язылу процессы юкка чыгып бара. Бу безгә генә түгел, ә калган кәгазь матбугатка да кагыла. Шуңа күрә “Ялкынга” язылу өчен альтернатив юллар турында уйлый башладык. Мәсәлән, SMS аша язылу турында уйлап йөргән чагыбыз. Килеп чыгар дип өметләнәм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG