Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗар сәясәтчесенең "иминлеккә янаган яһүдләр" исемлеге ризасызлык уятты


Маҗарстанның Йоббик фиркасе рәисе Мартон Дьендьешның "милли иминлеккә куркыныч тудырган яһүдләр исемлеген булдыру" турындагы сүзләре зур ризасызлык уятты. Урта уң сәясәтче мондый исемлекнең Израил белән фәлестиннәр арасында чыккан соңгы кораллы низагтан соң булдыру кирәклеге турында белдергән иде. Әлеге исемлеккә ул парламент һәм хөкүмәт әгъзаларын кертергә тәкъдим итте.

Зурлыгы белән Маҗарстанда өченче булган Йоббик фиркасе вәкилләре яһүдләр һәм чегәннәргә каршы белдерүләре белән танылды.

Сишәмбе көнне Маҗарстан хөкүмәте Дьендьешның бу белдерүен кискен тәнкыйтьләп чыкты. Оппозициядәге социалистлар фиркасе нәфрәт тудырган мондый чыгышлар өчен җәзаны кырыслатырга чакырды.

Икенче дөнья сугышында 500-600 меңләп маҗар яһүде юк ителгән.
XS
SM
MD
LG