Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:52

Инженерлар берлеге: Казан - Русиянең алдынгы шәһәрләре арасында


Русия инженерлары берлеге (РСИ) уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Казан, Воронеж, Калининград, Дондагы Ростов һәм Сарытау, шулай ук Мәскәү вә Петербур Русиянең иң алга киткән шәһәрләре санала.

Кеше саны 100 меңнән арткан 164 шәһәрдә халык тормышының икътисади һәм социаль дәрәҗәсе, транспорт, торак, инвестицияләр тикшерелгән.

Бу шәһәрләрдә оешкан җәмгыять, финанс һәм интеллектуаль милек тупланган, диелгән хисапта. Шулай ук бу шәһәрләр урнашкан төбәкләрдә социаль-икътисади үсешнең югары булганы телгә алына.

XS
SM
MD
LG