Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда NANOTECH’2012 җыены бара


Ноябрьнең 27-29да Казанда нанотехнологияләр өлкәсендәге яңалыкларга багышланган IV халыкара NANOTECH’2012 форумы бара.

Җыенда Русия дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин, Русия президентының Идел буе федераль бүлгәсендәге вәкиле Михаил Бабич, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, "Роснано" идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнаша. Форумга Идел буе төбәгендәге югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни тикшеренү институтлары башлыклары, наносәнәгать җитештерүчеләре һәм эре ширкәт вәкилләре килде.

Форум кысаларында думаның фән һәм фәнни технологияләр комитетының күчмә утырышы үтә. Шулай ук төбәкнең югары уку йортлары ректорлары аерым очрашып киңәшмә уздыра, Татарстан нанотехнологияләре үзәге ачыла.
XS
SM
MD
LG