Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Дөнья татар конгреcсының V корылтаена Омски өлкәсеннән сигез делегат, бер журналист һәм ике шәрәфле кунак бара.

Омски вәкилләренең берсе - рус һәм татар телләре укытучысы, шәһәр милли-мәдәни мохтариятының рәис урынбасары, тугыз ел дәвамында нәшер ителеп килүче Омски татарлары газетасы “Татар дөньясы”ның баш мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова Бөтендөнья татар конгрессы эшен яхшы дип бәяли.

Гөлсинә ханымны бүгенге көндә туган телебезнең халәте, чит төбәкләрдә татар мәдәнияте буенча белгечләр җитешмәве борчый. Конгресс мөнбәреннән халкыбызның иң зур проблемы булып шушы мәсmәләләрнең торуын әйтер идем, ди ул.

"Зур корылтай алдыннан үткән елларга күз салсаң, конгресс эшләгән эшләрнең күплеген аңлыйсың. Конгресс дигәч, нигәдер проблемнар турында уйлый башлыйсың. Алар бик күп. Конгресс шуларны чишүдә күбрәк көч куйса икән. Конгресс мөнбәреннән мин шуны әйтер идем. Иң беренче чиратта конгресс татар телен, туган телне саклауга күбрәк көч куйсын иде.

Телнең өй теленә генә әйләнеп калу куркынычы бар. Хәзерге вакытта, бүгенге көн шартларында ул шул хәлгә калып бара да инде. Мәктәпләрдә тел укытылмый, авылларда укытыла дигән очракта да, күпчелегендә факультатив рәвештә генә укытыла".

Дөрестән дә, Омски өлкә мәгариф министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, 2010-2011 уку елында өлкәнең татар авыллларының бары тик җидесендә генә татар теле укытылган. Әле моннан ун еллар элек 66 татар авылының 22-сендә татар балалары туган телләрен мәктәп програмы буенча өйрәнә иде.

Туган тел укытылган җиде мәктәптән башка кайбер авылларда татар теле дәресләре факультатив рәвештә дә оештырылган. Ничә мәктәптә туган тел өстәмә булып кына укытыла, бу хакта төгәл мәгълүмат булмады. Мәгариф министрлыгына бу саннар күрәсең билгеле түгел.

Гөлсинә ханым сүзен дәвам итә: "Хәзерге яңа федераль дәүләт стандартлары буенча яңадан беренче сыйныфларга әлифба кертелде, әмма бу гына аз, укыту сәгатьләре бик чикләнгән. Шулай булгач, барыбер туган телебез ташландык хәлдә, онытыла бара. Бу - иң зур проблемнарның берсе. Конгресс шуны чишүдә барлык көчен куярга тиеш дип уйлыйм.

Мәсәлән, безнең Омски өлкәсенең Илчебага авылында мәктәп ябылды. Шундый очракларда Конгресс хөкүмәт алдында бу сорауларны куеп, мондый зур проблемны чишү юлларын эзләсен иде дигән теләгем минем.

Һәм тагы бер проблем, бәлки гомум алганда күпләр өчен ул зур проблем булып саналмыйдыр: төбәкләрдә мәдәниятне саклау, үзешчән сәнгать коллективлары белән эшләү өчен белгечләр, хореографлар, вокалистлар җитешми. Ел саен квота белән Казанга укырга җибәрәбез. Соңгы елларда шул студентларның берсе булса да кайттымы? Юк, беркем кайтмый. Алар бит бюджет исәбенә укыйлар, шуңа күрә генә булса да кайтырга тиешләр.

Конгресс шушы хәлне игътибар үзәгендә тотсын иде. Чит төбәкләрдән махсус юлламалар белән килеп Татарстанның югары уку йортларында белем алган яшь белгечләрне үз төбәкләренә кайтару өчен ниндидер юллар тапсын иде", ди Гөлсинә ханым.

Халкыбызның ерак Себер төбәгендә яшәүче бер милләтпәрвәр кызы Конгрессның башкарма комитетына менә шундый теләкләр юллый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG