Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:41

27-28 ноябрьдә Мәскәүдә VIII мөселман форумы узды. "БДБ илләрендә мөселман җәмгыятьләрен берләштерү: уңышлар һәм максатлар” дип аталган җыенда ислам дөньясына кагылышлы күп төрле мәсьәләләр күтәрелде. Шуларның берсе – ислам мәгарифе.

Мәскәүдә узган мөселман форумында ислам уку йортларында белем бирү, методик әсбаплар әзерләүне барлык уку йортлары өчен дә бер системага салу кирәклеге әйтелде.

Азатлык хәбәрчесе форумда чыгыш ясаган Мәскәү Ислам университеты укытучысы, фәннәр кандидаты Гөлфия Хәбибуллина белән сөйләште.

– Гөлфия ханым, бүгенге сөйләшүләрдә күбрәк БДБ илләре белән берлектә уртак максатларда эшләү темасы күтәрелде, шул исәптән мәгариф системасында да. Русиянең үзендә бүгенге көндә ул система бармы?

– Әлбәттә бар. Бүгенге көндә Русиядә дин белемен бирү системасы яңача үсә башлады. Русиядә Ислам университетлары үзәге барлыкка килде. Алар ислам мәгарифен үстерү үзәкләре дип атала. Русиядә шундый үзәкләр бишәү – Мәскәү, Казан, Уфа, Түбән Новгород һәм Төньяк Кавказда. Әйтеп үтелгән төбәкләрнең һәрберсендә Ислам югары уку йортлары бар. Аларның һәрберсе үз төбәгендәге дәүләт университетына беркетелгән. Бәлки беркетелгән дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки ике уку йорты – дини һәм дөньяви уку йортлары арасында эшберлеге килешүе, русча әйтсәк "партнерское содружество" барлыкка килде.

– Болар кем тәкъдиме белән эшләнде?

– Бездә дин дәүләттән аерылган, шуңа күрә дини уку йортларына дәүләт бернинди дә матди ярдәм бирми. Уку йортларына ничек булса да ярдәм алыр өчен мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин бу сорау белән Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Бер елга якын киңәшүләр нәтиҗәсендә менә шундый эшберлеге килеп чыкты. Мәсәлән, безнең Мәскәү ислам университеты Петербур дәүләт университеты белән берлектә эшли. Казандагы Русия Ислам университеты Казан федераль университет белән берлектә, Түбән Новгородта шулай ук андагы дәүләт университеты белән, Төньяк Кавказдагы Ислам университеты андагы дәүләт техник университетын белән эшберлеге хакында килешү төзегән. Шушы килешүләр нәтиҗәсендә мәгариф министрлыгында да махсус кураторлар барлыкка килде.

Бу партнерлык безнең үсешкә зур ярдәм итә. Хәер, аның килешмәгән яклары да бар. Ярдәм нәрсәдә дигәндә, безгә дигән акчаларны хәзер шул уку йортлары аша юллыйлар. Ислам университетлары байтак еллар эшләп килә бит инде. Әле бу килешүгә кадәр укытучыларга түләргә университет үзе табарга тиеш иде. Ә белем бирү бездә бушлай. Студентлар бернинди дә акча түләми. Дәреслекләр, планнар, методик әсбаплар – болар барысы да укытучының үз теләге белән бернинди түләүсез эшләнә торган иде. Хәзер бу эшләргә дәүләт акча бирә башлады. Мәсәлән, безгә дигән акча Петербур университетына күчерелә. Алар белән безнең арада килешү барлыкка килде һәм без үзебез язган методик әсбаплар өчен акча ала алабыз, ул түләнә башлады. Бу эш биш ел дәвам итә инде.

Мин “Русиядә ислам белеме бирү системасының яңа моделе” дигән темага диссертация дә яздым.

– Система булгач, ул инде киңкүләмне үзенә ала торгандыр?

– Әйе, ул инде уку йортлары, белем бирү эчтәлеге, әле бит идарә итү оешмалары да булырга тиеш. Мәгариф министрлыгы безнең белән идарә итә алмый. Ә менә яңа система шушы университет үзәкләре белән генә түгел, барлык ислам уку йортлары – мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре, ягъни ислам мәгариф системасына караган нинди уку йорты бар, алар барысы да шушы үзәккә карый.

Шулай ук бу система нигезендә методик әсбаплар чыгарабыз, укытучыларның белемнәрен күтәрү өстендә эшлибез. Менә шушы форумга бөтен Русиядән мәдрәсә, ислам уку йортларында эшләүче укытучылар да килде. Иртәгедән башлап алар бер атна буена бездә белемнәрен арттырачак, дәресләр алачак.

– Нинди дәреслекләр белән укытасыз?

– Менә монысы иң авыр мәсьәлә. Без аларны һәр фән буенча яздык. Алар бар. Ләкин китап итеп бастырып чыгару бер проблемга әйләнде. Без аларны үзебез эшкәртеп Петербур университетына тәкъдим иттек. Килешү буенча ул аларда каралырга тиеш. Ләкин анда барып җитүгә безнең кулъязмалар юкка чыга.

– Нигә үзегез нәшер итмисез? Хәзер бит “Мәдинә” дип аталган ислам нәшрияты да бар?

– Алга таба шулай булыр дип уйлыйбыз. Мин үзем ислам педагогикасын укытам. Дәреслекне яздым, ул электрон формада, ләкин китап итеп бастырып чыгара алган юк әле. Ни өчен дигәндә, Петербур университеты акчаның күп өлешен үзенә алып кала. Чөнки ислам турында тагы кемнәрдер, ниндидер материаллар язып университетка тапшыра ала. Аннан соң ул бернигә ярамаган язмаларны безгә юллыйлар. Эш өчен аның кирәге шул кадәр генә, ләкин аның өчен инде безнең акчалар түләнгән булып чыга.

– Әгәр дә дәреслекләр электрон шәкелдә бар икән, читтән торып, ягъни дистацион укыту турында ни диярсез?

– Хәзер һәрбер авыл мәдрәсәсендә дә интернет куярга була. Бездә барлык дәреслекләр дә электрон рәвештә бар. Петербур университетында да шулай булгач җиткән дип уйлыйлар. Ләкин ул гына җитми шул. Аның бит әле җиһазлары да булырга тиеш: интерактив такталар, компьютерлар. Дәүләт акчасы алар өчен бүлеп бирелгән. Ләкин алар безгә килеп җитми. Петербур университеты аны үзендә калдыра. Дөрес, егермеләп компьютер кайтты. Ләкин ул аз.

Менә шундый хәлләр. Берьяктан, дин дәүләттән аерылган, икенче яктан менә шундый проблемнар да бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG